16+

Һәр татар карарга тиешле 5 СПЕКТАКЛЬ

Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрны тере субстанция, спектакльләр бары сәхнәдән генә каралырга тиеш дисә дә, кайбер тарихка уелып калган спектакльләр, актерлар иҗаты белән без бары тик видеотасмалар аша гына таныша алабыз.

Һәр татар карарга тиешле 5 СПЕКТАКЛЬ

Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрны тере субстанция, спектакльләр бары сәхнәдән генә каралырга тиеш дисә дә, кайбер тарихка уелып калган спектакльләр, актерлар иҗаты белән без бары тик видеотасмалар аша гына таныша алабыз.

Хәер, театр үзе дә бу стереотиптан китте булса кирәк. Бу сезонда Камал театры да иске спектакль видеотасмаларын халыкка җиткерә башлады. 26 гыйнвар – Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман», 8 февраль – Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», 23 февраль – Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектакльләренең видеотасмасын театрның Кече залында күрсәтәчәкләр.

Шул сәбәпле, без дә сезгә театр тарихында булган иң кызыклы, игътибарга лаек спектакльләр тәкъдим итәбез.    
 

«Килә ява, килә ява...» (2005) (12+)

Драматург – Зөлфәт Хәким
Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев
Жанр – комедия

Вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. «Үч алыр өчен» хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, «шартлый». Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре.

Спектакль бу сезонда Камал театры сәхнәсендә яңартып куелуы белән дә үзенчәлекле. 16, 17, 18 февральдә әсәр янәдән сәхнәгә күтәреләчәк. Бу юлы инде рольләрне яшь артистлар башкара. Рәшит образында булган Рамил Төхвәтуллин ролен Эмиль Талипов, ә Фәндәс образын башкаручы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев ролен Илнур Закиров белән чиратлаштырачак. Ике спектакльне, артистлар уйнавын, режиссерның спектакльгә керткән яңа алымнары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек бу!

1 бүлек

 

2 бүлек


«Зәңгәр шәл» (1993) (12+)

Драматург – Кәрим Тинчурин
Режиссер – Марсель Сәлимҗанов
Жанр – мелодрама

Татар театрының йөзек кашы булган әлеге спектакль инде ничә ел рәттән сәхнәдән төшми. 1926 елда язылган пьесага режиссерлар бүген дә мөрәҗәгать итәләр икән, димәк ул бүген дә заманча яңгырый торган, үлмәс әсәр. «Зәңгәр шәл»нең сәхнәгә чыккан һәр яңа спектакле саен тамашачы «кайсы куелыштагы спектакль яхшырак иде?» дигән сорауга җавап эзли, бәхәсләшә. Без сезгә пьесаның 1993 елда куелганын тәкъдим итәбез. Төп рольләрдә Рамил Төхвәтуллин белән Илсөя Төхвәтуллина.

Әлеге спектакль – ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп Сабантуй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.



«Әлдермештән, Әлмәндәр» (1976) (12+)

Драматург – Туфан Миңнуллин
Режиссер – Марсель Сәлимҗанов
Жанр – моңсу комедия

Спектакль Камал театры репертуарында аерым урын алып торды һәм, һичшиксез, татар сәхнә сәнгатенең классикасына әверелде. Спектакльнең озын гомере, бәхетле язмышы – бөтен Россия театрлары тормышында уникаль күренеш. 30 елдан артык «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы заллар җыйды, Мәскәү, Санкт-Петербург, Таллин, Вильнюс, Рига, Ташкент, Алма-Ата, Әстерхан, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә төрле буын, төрле милләт тамашачылары аны яратып карадылар.

1996 елда Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан спектакльгә зур бәя бирелде. 1979 елда бу спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. 1999 елда Төркиядә узган Бөтендөнья төрки театрлары фестивалендә әсәрне сәхнәгә куючы режиссер М.Сәлимҗанов «Иң яхшы постановка» призын яулады, аңа Истамбул мэриясе һәм Лион театр клубы тарафыннан платина планшет тапшырылды.

Әлдермеш авылының Әлмәндәр карты тиешледән күбрәк яшәгән, 91 яшькә җиткән. Газраил әмере буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана...

Әлмәндәр образында булган Шәүкәт Биктимеровны истә тоткан кешеләр булганда әле озак бу спектакль сәхнәгә күтәрелмәс, мөгаен. Ярый әле спектакльне хәтердә яңарту өчен видеостасмасы сакланган.


«Беренче театр» (1961) (12+)

Драматург – Г.Камал
Жанр – комедия

Галиәсгар Камал 1908 елда иҗат иткән пьеса бу. Авторның иң көчле һәм данлыклы комедия әсәре дип санала. Әсәрдә мәдәни яңарыш, демократик үзгәрешләргә нисбәтле татар дөньясында беренче тапкыр рәсми рәвештә театр кую вакыйгасы сурәтләнә. Тик шушы вакыйга киртәләрсез, каршылыксыз булмавы да чагыла. Берьяктан, жандармерия, патша хакимияте, икенче яктан, татарларның кадими көчләре театрны куйдырмас өчен тыш-тырнагы белән каршы.

Пьеса буенча Совет чорында «Беренче театр» исемле аклы-каралы фильм төшерелә. Без сезгә пьесаның шул вариантын тәкъдим итәбез.


«Сүнгән йолдызлар» (2006)

Драматург – К.Тинчурин
Режиссер – Рәшит Заһидуллин
Жанр – фаҗигале драма

Хәзрәткә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәргә гашыйк була. Әбисе белән генә яшәүче кыз да аның мәхәббәтен кабул итә. Ләкин ике гашыйк йөрәк кавыша алмый – сугыш башлана. Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркеме сугышка китә. Сәрвәр дә егетен хезмәттән алып калу өчен үз куллары белән аның колагына дару сала. Егет үлә. Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә.

Спектакльдә төп рольне Зөлфия Вәлиева башкара. Әсәр әле дә Тинчурин театры сәхнәсендә бара, ләкин инде яшь артистлар башкаруында.  
 

Театрлар исемлеген Алисә Сабирова туплады.

Риф Якупов фотосы

Язмада Камал театры сайтындагы һәм Википедия материаллары кулланылды.

Һәрбер татар карарга тиешле 5 ФИЛЬМ

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading