16+

Рада Нигъмәтуллина вафат: Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты, хушлашу урыны һәм вакыты мәгълүм булды

Озакка сузылган авырудан соң Рада Нигъмәтуллина кичә, 11 октябрьдә, 89нчы яшендә вафат булды.

Рада Нигъмәтуллина вафат: Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты, хушлашу урыны һәм вакыты мәгълүм булды

Озакка сузылган авырудан соң Рада Нигъмәтуллина кичә, 11 октябрьдә, 89нчы яшендә вафат булды.

Татарстан җитәкчелеге Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, скульптор Рада Нигъмәтуллина вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 1954 елда Ленинград сәнгать академиясенә укырга керә. 1960 елда Казанга әйләнеп кайта һәм гомерен сәнгатькә багышлый.

Үз казанышлары өчен Рада Нигъмәтуллинага II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, ТР «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

«Татар сәнгатендә кабатланмас эз калдырган күренекле скульптор Рада Нигъмәтуллинаның якты истәлеге йөрәкләрдә сакланачак», диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлегенең элеккеге рәисе Виктор Аршинов, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Зөфәр Гыймаев һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев имзалаган кайгынамәдә.

 Рәссам белән хушлашу мәрәсиме иртәгә,  13 октябрьдә,  10.00 сәгатьтә Камал театрында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading