16+

Радик Юльякшин Трамп белән алмашуы, ертык чалбар, ишетми башлавы һ.б. хакында

Танылган җырчы Радик Юльякшин язылучылары сорауларына җавап биреп, туры эфир уздырды.

Радик Юльякшин Трамп белән алмашуы, ертык чалбар, ишетми башлавы һ.б. хакында

Танылган җырчы Радик Юльякшин язылучылары сорауларына җавап биреп, туры эфир уздырды.

-Бер көнгә урыннарыгызны алмашып, кем тормышы белән яшәр идегез?

- Хм... Трамп белән! Никме? Бөтен мәгълүматны үзебезгә “агызу” өчен. Бераз шымчылык итеп, мәгълүмат белешер идем.

- Сәхнәдә килеп чыккан иң кызыклы очрак нинди булды?

- Минем бу хакта сөйләгәнем дә бар инде. Берсендә чыгыш ясарга соңга калам, йөгерәм. Әле бу мәктәптә укыганда иде. Мин костюм-чалбардан. Шул кадәрле каты йөгергәнмен, хәтта чалбарым ертылды. Шул чалбарны скрепкалар белән эләктереп, аякны бик ермыйча гына сәхнәгә чыгып җырларга туры килгән иде. Сиңа җырларга кирәк, ә башыңда тишек чалбарны күрмәсеннәр иде дигән уй гына. Шул очракны мин гомер буена истә калдырдым.

- Хәзерге вакытта Элвин Грей проекты бик популяр. Әмма вакыт узу белән ул популярлык кимиячәк бит. Ул чагында нишләячәксез?

- Мин кечкенәдән үземне музыкант дип саныйм һәм проектсыз үземне күз алдына да китерә алмыйм. Минем һәрвакыт запас планнарым бар иде. Берсе килеп чыкмаса, икенчесе... Минем бер хатам булды. Җырчы булмасам, аранжировкалар ясаучы булам дип уйлый идем. Әмма мин нәрсә дә булса килеп чыгар дип башыма да китермәдем. Ә менә ишетү сәләтен өлешчә югалтканнан соң башымны тотып, болай да була икән дип утырдым. Бөтен планнарым чәлпәрәмә килде. Тормышта бар да җиңел генә түгел икән дип уйладым. Хәзер минем ишетү сәләтем элеккеге кебек яхшы түгел һәм колагымда гел ниндидер тавыш яңгырый. Шул тавыш белән уянам, шуның белән йокыга китәм... Әмма ни генә булса да, музыка белән шөгыльләнәчәкмен. 
“Элвин Грей” проекты үсә, без экспериментлар ясыйбыз, материаллар әзерлибез. Әле эшләнеләсе эшләр бик күп.

- “Янып беткән” чагыгыз булдымы? Яңадан ничек иҗат итә башладыгыз?

- 5-6 ел дәвамында, бер дә ял итмичә гастрольләргә йөргәндә, тәҗрибәле, олырак кешеләр миңа “Радик, “янма” гына”, дияләр иде. Мин моны ничектер колак яныннан гына үткәрдем. Ә бер вакытны мин килеп “утырдым”. Мәскәүдә “Крокус”та узган концерттан соң егетләр, әйдәгез гастрольләрне туктатабыз, ярты елга күчерәбез, әйдәгез ял итәбез, мин әйтәм. Шул вакыт мин нык арыганымны, чынлап торып ял итәргә теләгәнемне аңладым. Кешечә яшисем, аз гына иҗаттан да ял итәсем килде. Ике атна түздем дә, студиягә чаптым.

Һәм шул вакытта концертларны туктаттылар. Ходай мине ишетте, күрәсең. Хәзер дә ял итәм, әмма студиядән түгел, ә рухи яктан ял алам. Үзеңне алай көчләп эшләтергә ярамый. Эшегезне яратыгыз, әмма чамасын белеп кенә! Өлкәннәрнең дә сүзенә колак салырга онытмагыз.

- Күпхатынлылыкка ничек карыйсыз?

- Бу минем өчен түгел. Мин бер генә кешене ярата алам. Танышларым арасында бар, әлбәттә андыйлар да. Алар олырак кешеләр. Читтән карыйм да: ничек өлгерә икән дип уйлыйм. Син бер генә, ә алар күп бит!

- Депутат булыр идегезме?

- Нинди депутат?! Мин музыкант! Сәясәткә кысылып, нидер эшләргә маташкан иҗат кешеләрен гомумән дә аңламыйм. Әгәр дә син музыкант икән — син иҗат итәргә тиеш. Мәктәптә укыганда, үскәч кем булырга телисең, дигән сорауга мин гел Президент дип җавап бирә идем. Рөстәм Нургалиевичка да бу хакта сөйләгәнем бар хәтта.

- Путин белән очрашсаң, ни дияр идең?

- Трамптан урлаган мәгълүматны аңа тапшырыр идем. (Көлә).

- Нинди телдә уйлыйсыз?

- Башкортча. Мин моны Мәскәүгә күчкәч ныграк аңладым. Чөнки сөйләшергә кыенрак иде. Башта уйлыйм аннан башымда русчага тәрҗемә итеп, җавап бирәм.

- Бик каты оят булган гамәлләрегез бармы?

Бар, бер генә дә түгел. Миңа калса, андый эшләр һәр кешедә дә бар инде ул. Иң мөһиме ул хаталарны кабатламаска, ә нәтиҗә ясарга.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading