16+

Раяз Фасыйхов: “Разил абыйдан гафу үтендем”

“Арабыздан тик бер кеше югалды, нинди тулы дөнья ничек буш калды”, - бу шигырь юлларын телгә алгач, халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев күз алдына килә.

Раяз Фасыйхов: “Разил абыйдан гафу үтендем”

“Арабыздан тик бер кеше югалды, нинди тулы дөнья ничек буш калды”, - бу шигырь юлларын телгә алгач, халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев күз алдына килә.

2023 елның 20 октябре - Разил Вәлиевнең бакыйлыкка күчкән көне. Кеше китә, җыры кала диләр. Бөек шагыйрьнең җырлары Г.Камал театрында искә алу кичәсендә яңгырады. Җырчылар да яхшы, җырлар да искиткеч, тик күңелдә сагыш...

“Йөрәк әрнүләрен тынычландыру өчен...”

Разил Вәлиев ядкаре кичәсен Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Мәдәният министрлыгы, Г.Камал театры ярдәме белән Рәшит Ваһапов фонды оештырды. Бу мәҗлеснең асылын фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов үзе аңлатып китте:

- Бу кичә эчке бәргәләнүләр нәтиҗәсендә туды. Разил Вәлиевне көн саен диярлек сагынабыз. Аны югалтуга һаман күңел тынычланмый. Йөрәк әрнүләрен тынычландыру өчен Разил Вәлиевкә багышлап кичә үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Бу кичә бөек шәхескә рәхмәт җиткерүнең бер ысулы. Разил Вәлиев мирасы - республикабызның милли казанышы. Аның иҗатын өйрәнеп, киләсе буыннарга җиткерү безнең бурычыбыз, - диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашып, якын дусты турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Разил Вәлиевнең Татарстан тарихында, милләт язмышын хәл итүдә булган өлешенә басым ясады.

- Авыр елларны бергә кичтек. 12 нче созыв депутаты булып сайланып, тагын 5 созывта Разил Вәлиев белән бергә эшләдек. Разил Исмәгыйлевич җаны-тәне белән татар халкының киләчәге өчен борчылды. Аның белемен, көчен  кулланып конституциягә нормаларны бергә яздык. Ике дәүләт телен рәсмиләштерүгә ирештек. Разил Вәлиевнең төп максаты - туган телне саклап калу булды. Ул вакытта аның белән эшләгәннәр, хәзер дә искә алып, рәхмәт сүзләре җиткереп торалар. Разил көчле, якты кеше иде. Әйтәсе сүзләрен Югары совет утырышында да, Мәскәү хакимияте белән  очрашуда да күтәреп, яклап чыкты. Кануннар кабул иткәндә аның фикере һәрвакыт ишетелде. Конституциядә 14 маддәне Разил Вәлиев үз куллары белән язган иде. Шул маддә нигезендә Татарстанда яшәүче һәр милләт вәкиле үз гореф-гадәтләрен, телен саклап килә. Мине татар теленә өйрәткән кеше дә - Разил Вәлиев. “Минем язмамны көзге янына басып, кычкырып укы. Үзең дә ишетерсең, истә дә калыр, татар телен дә өйрәнерсең”, - диде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Җаваплы, кешелекле, ярдәмчел була белде. Разил Вәлиевнең хезмәтен истә тотып җыелып, искә алып торырга язсын, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Моңсу да, сагышлы да, шул ук вакытта ихлас кичә”

Кичәдә Ваһапов фестивалендә җиңгән яшь башкаручылар бөек шәхеснең иҗатына мөрәҗәгать итеп, Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Яшьләр төркеменә тәҗрибәле җырчылар Рөстәм Асаев һәм Илһам Вәлиевне дә өстәп куярга онытмыйк. Алар да яшьләр әле.

 Кичәне “Казан нуры” оркестры көйләре бизәде. Тамашачылар да башкаручыларны алкышларга күмде. Барысы да югары дәрәҗәдә, сыйфатлы узды кебек. Тик күңелдәге сагыш җанга тынгы бирмәде. Экрандагы фотосурәтләр, язмаларны карагач, Разил Вәлиев исән, хәзер сәхнәгә чыгар кебек тоелды.

– Мөдәрис Әгъләмов белән мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга киттек. Чаллыдан пароходка кереп утырдык, юлга бер килограмм помидор, ипи, тоз алдык. Иртәнге сәгать 4тә Казанга килеп төштек, башкалада беренче тапкыр идек. Җәяү киттек, трамвайга утырырга курыктык, чөнки, троллейбус, трамвайны күргән дә булмады. Язучылар берлегенең Бауман урамында урнашканын гына белә идек. Шунда килдек, без белгән язучылар килерме икән, дип көтеп тордык. Берзаман озын гәүдәле бер кеше пәйда булды. Ул - Зәки Нури иде. Безне күреп алды да: “Чаллы бандитлары нишләп йөрисез монда”, - дип кочаклады, ул шулайрак сөйләшә иде. Безне җитәкләп, Язучылар берлегенә алып керде. Икебезнең алдына да ак кәгазь куйды: “Языгыз”, - ди. Без инде шигырь язырга куша дип уйладык, ул гариза язырга кушты. “Университетка керү сәбәпле матди ярдәм күрсәтүне сорыйм”, - дип языгыз ди. Шаккаттык, ничек инде сорамаган килеш матди ярдәм бирергә мөмкиннәр. Шунда ук хисапчы кыз 30 сум акча бирде икебезгә дә. Ул вакыттагы 30 сумның күплеген белсәгез, 30 мең генә булмагандыр. Язучылар берлегенең безне киң колач белән, яратып, мәрхәмәтле итеп каршы алуы мәңгегә истә калды, - дип сөйләде видеоязмада Разил Вәлиев.

Нурлы йөзле, ихлас Разил Вәлиев әле дә залда утырган төсле кебек тоелды. Менә хәзер, сәхнәгә йөгереп менер төсле, тик бу мөмкин түгел инде. Тамашачылар кичә дәвамында җырчыларга кушылып җырлады. Нинди сыйфатлы, халыкчан җырлар бит! Күз яшьләре аша елмаеп, Разил Вәлиев кебек шәхес булганы белән горурланып утырдым. Моңсу да, сагышлы да, шул ук вакытта ясалма пафоссыз ихлас кичә булды.

Искә алу кичәсе булгач, Разил Вәлиев белән якын аралашкан кешеләрнең якты хатирәләрен барлау дөресрәк булыр.

Рөстәм Асаев: “Бик тәртипле юморист иде”

 -Разил Исмәгыйлевич белән бергә олы юлда йөргәнебез дә булды. Беренче тапкыр Төмәнгә, икенче тапкыр Америкага бардык. Аның белән утырып сөйләшүләр ерак араларны да кыскарткан кебек тоелды. Поездда сәфәргә чыкканда, Разил Исмәгыйлевичның тормыш иптәше тәмле ризыклар әзерләве хәтердә. Тәмле, телне йотарлык ризыкларны җырдагы кебек “бер алманы бишкә” бүлеп бирә торган кеше иде ул.  Разил абый һәркемгә хөрмәт белән карый иде.  Аның юмор хисенә сокландым. Телефоннар юк заманнар булгач, яздырып алмадым, кызганыч. Үткен сүзле булса да, ул бик тәртипле юморист иде. Чыннан да, зыялы, нурлы шәхес булды. Бергә узган сәфәрдән  бу шәхескә чын-чынлап гашыйк булып кайттым. Татар юморы, сәнгате, татар кешесе менә шундый булырга тиеш. Үзем җырчы булгач, Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларны яратам. Җырлары да нинди бит аның! Барысы да халык күңеленә үтеп керә, тамашачының гыйлемен үстерә торган. Разил Вәлиев белән аралаша алуыма чиксез шатмын.

Раяз Фасыйхов: “Разил абыйдан гафу үтендем”

- Разил Вәлиевнең иҗаты белән җырлары аша таныш идем. Ә инде якыннан танышу Ваһапов фонды ярдәмендә булды. Разил Исмәгыйлевич халык шагыйре, дәрәҗәле кеше булгач, җиңел сөйләшә торган кеше дип уйламадым. Аның “Бер алманы бишкә бүләек” җырын фольклор ансамбльдә эшләгәндә дә, Илһам абыйның юбилейларында да җырлый идем. Шуннан Разил абыйның 60 яшьлек юбилеенда, аерым җырчы буларак шул җырны башкардым. Разил абыйның: “Илһам Шакировтан соң, син киләсең”, - дип әйткән сүзләре күңелгә үтеп керде. Тән буенча ток йөгергән төсле булды. Бу сүзләрне сатып алып булмый, аеруча Разил абыйдан. Ул бик туры сүзле кеше булды.  Тагын бер хәл күңелдә уелып калды. Разил абыйның “Кышкы учак” җырын яздырып радиога бирдем. Сүзләрен Интернеттан гына караган идем, Равил Миндиярныкын тыңлап алырга кирәк булган да бит, ашыктым. Кыскасы, җырның сүзләрен дөрес яздырмаганмын. Разил Исмәгыйлевич җырны ишетеп, китабыннан сүзләрне төшереп җибәрде. Разил абыйдан гафу үтендем, радиодан җырны алырга ашыктым. Җырны янәдән дөресләп яздырдым, кызганыч, аны тыңлатырга җитешмәдем. Бу хәл күңелдә аяныч булып калды. Разил Вәлиев һәрвакыт үз дәрәҗәсен белде. Аның белән теләсә-нәрсә турында сөйләшүне күз алдына да китереп булмый, чөнки ул халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутат иде. Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин  депутат значогын гына тагып йөрмәделәр, ялт итеп, барысын да җиренә җиткереп эшли торган шәхесләр.

Алмаз Хәмзин: “Сагышларны, уйларны бер-беребезгә сөйли идек”

- Разил белән арабызда низаглар булмады. Әгәр аңа начарлык эшләгән булсам, ул хәлләр аңга кереп калып борчыр иде, төшләргә керер иде. Разил төшләргә керми, чөнки без бик якын дуслар булдык.  Аның хәсрәтләре, борчулары турында әти-әнисе дә белмәгәндер. Сагышларны, уйларны бер-беребезгә сөйли идек. Тәнкыйтьне дә кабул итә белде: “Эх, Алмаз син белмисең бит”, - дип бәргәләнгән чаклары да булды. Зыялыларның зыялысы иде, ул һәркем өчен - үрнәк. Заманында Разилнең “доверенный лицо”сы булдым. Очрашуларда да, халыкка артык сүз сөйләмәдек, югары сәнгать тәкъдим иттек. Бер уйласаң, 76 яшен тутырган егет диярләр... Юк! Андый кешеләр озаграк яшәргә тиеш. Шулай да Разил Вәлиевнең әйткән сүзләре, иҗаты сүнмәс учак булып янып торачак, яшәячәк. Разилнең вафатын әле дә кабул итеп бетерү кыен. Ул исән, әле дә монда кебек. Якыннарың якты дөньяны калдырып киткәндә бер күзәнәгең ычкына, син - кимисең. Менә шул иң аянычлысыдыр. Разил Вәлиевне аз булса да аңларга теләсәгез, беренче чиратта тормыш юлын, аннан иҗатын өйрәнегез.

Рифат Фәттахов: “Бик оста дипломат иде”

Разил Вәлиев бик оста дипломат та иде. Ул үзенең исемен “Рәзил” дип әйткәнне яратмады. Ә мин инде Нижгар ягыннан килгән мишәр егете булгач, сүзләрне дөрес итеп татарча әйтер өчен авазларны нечкәртергә кирәк дип уйладым. Казанга килгәч бик озак еллар “концерт” сүзенең татарчасы “кәнчерт” була дип йөри идем. Разил Исмәгыйлевичкә дә яратып, хөрмәт итеп “Рәзил абый” дип эндәшә идем. Аның моңа ачуы килде. Берзаман елмаерга тырышып: “ Рәзил дип әйтәсеңме, Разил дип әйтәсеңме мөһим түгел. Сезне барыбер бөтен халык белә инде”, - дидем. Разил Исмәгыйлевич дәшмәде, әмма берничә көннән телефонга шундый хат килде: “Рифәт, туганкай, ничек хәлләр?”. Бу миңа ошамады, шунда ук җавап яздым: “Ничек инде Рифәт булыйм, мин бит Рифат”. Разил Исмәгыйлевич: “Рифәт дип әйтәсеңме, Рифат дип әйтәсеңме мөһим түгел. Сине барыбер бөтен халык белә”, - диде. Менә шундый оста дипломат, педагог иде ул.

Туфан Миңнуллин: “Матур гына итеп, мине дә буйсындыра”

- Разил гаҗәеп тапкыр кеше. Дөньякүләм язучыларның бер оешмасына Берлинга конференциягә бардык. Берлинда бик матур, бөтен урамнарны, йортларны карап сокланып йөрибез. Бервакыт Разил уйланып: “Әйе, Туфан абый, безнең әтиләр монда килеп тәртип урнаштырып киткән”, - диде. Мин бит инде 20 еллап депутат булып торам. Тик беркайчан да регламентны укыганым юк. Теләсә кайсы вакытта чыгып сөйлим. Фәрит Хәйрулловичның ачуы килә: “Туфан Абдуллович, регламент дигән нәрсә бар бит инде”, - ди. Кайвакыт кызыксыз сөйләшүләр, чыгышлар була, мин йокымсырап китәм. Бервакытны Разил: “Туфан абый, чишенеп ят”, - ди. Ул беркайчан кешене рәнҗетә торган сүз әйтмәде. Матур гына итеп, мине дә буйсындыра.

Зөһрә Шәрифуллина: “Үз сүзен кыю әйтә белүе, гаделлеге белән истә калды”

 Соңгы өч елда Ваһапов фонды оештырган бәйгедә жюри булып бергә эшләдек. Үз сүзен кыю әйтә белүе, гаделлеге белән истә калды. Әлбәттә, аның иҗатына гашыйкмын. Сәхнәдән яңгыраган һәр җыр халык күңеленә кереп калган бит. Разил Вәлиев кебек шәхесләр белән горурланырга кирәк. Аны искә алу кичәсе булса да, үзе хәзер дә безнең янәшәдә кебек тоела. Әйткән сүзләрен искә төшерәм, ул онытылыр торган шәхес түгел.

Урыныгыз оҗмахта, рухыгыз шат булсын, хөрмәтле Разил Валиев...

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading