16+

Раил Садриев Зифа Кадыйрованың популярлык серен ачты

Буа театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча “Бәхеткә юл кайдан?” спектакле тамашачылар арасында иң популяры санала.

Раил Садриев Зифа Кадыйрованың популярлык серен ачты

Буа театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча “Бәхеткә юл кайдан?” спектакле тамашачылар арасында иң популяры санала.

- Мин күптән түгел Фуат Садриев белән сөйләшеп утырдым. Бөтенесе дә Зифа яза белми, ди. Сез нәрсә сәхнәләштерәсез, диючеләр дә бар. Аны яклый торган мин бердәнбер кешедер, мөгаен. Фуат абый әйтмешли, “ул гади итеп, аңлаешлы итеп яза”. “Без картиналар язабыз, ә ул турыдан яза”, ди Фуат абый.Тамашачыларыбызның 90 проценты аның әсәрләрен укыганнан соң спектакльгә килә. Буада премьераны 9 көн рәттән уйнадык, андый хәлнең әле булганы юк иде. Кайда гына барсак та, бу иң “кассалы” спектакль. Зифа Кадыйрова халык арасында бик популяр, - ди Буа театры җитәкчесе Раил Садриев.

- Ул бик популяр һәм бик тә гади кеше, - дип хуплады Раил әфәнденең сүзләрен театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Зифа Кадыйровага мин бик яратып укыйм анын язган эсэрлэрен

    Мөһим

    loading