16+

Районнарда бала тудыру йортлары ник ябыла?

Лаешта бала тудыру йорты ябылган. Бу хактагы хәбәрне безгә яшь әти-әниләр җиткерде.

Районнарда бала тудыру йортлары ник ябыла?

Лаешта бала тудыру йорты ябылган. Бу хактагы хәбәрне безгә яшь әти-әниләр җиткерде.

Туризм буенча 20 миллиард сумнан артык акча сарыф итәргә җыенган районда ни сәбәпле шундый мөһим объектның эшләмәве бик сәер күренеш. 

Лаеш районы хакимиятендә эшләгәнем булды. Нәкъ менә шул вакытта үзәк хастаханәгә капиталь ремонт ясадылар, соңрак бала тудыру йорты да яңартылды. Бу вакыйгаларга әллә ни күп вакыт узмады, һәм менә шундый хәбәр килеп иреште: 15 сентябрьдән ул эшләми. Ике бала анасы Айгөл Хәсәнова сөйләвенчә, шәһәр көнендә анда соңгы мәртәбә сабый авыз салган. Хәзер хатын-кызлар Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә яисә Казандагы Медицина университеты клиникасының бала тудыру бүлегенә барырга мәҗбүр булачак. Баксаң, Лаештагысы Татарстанның сәламәтлек саклау министры приказы буенча ябылган икән. Сораулар тагын да арта.

Лаеш халкы бала тудыру йортының ябылуына аяк терәп каршы. Алар фикеренчә, анда сабыйлар артыннан бик әйбәт карыйлар, белгечләре дә иң яхшылардан санала.

– Безгә бала тудыру йортының эшләве кирәк. Лаешта минем сабыйның тузанын гына сөртмәделәр. Аналарга монда бик рәхәт иде, башка җирдә бу кадәр яхшы мөнәсәбәт күреп булмый. Казанда конвейер бит, бер көн эчендә хатын-кызларны чыгарып та җибәрәләр. Минем чагыштырырлык нәрсәм бар, бер баланы Лаешта, икенчесен башкалада таптым. Бездәге кебек уңайлылык юк анда. Әнә шәһәрдә туризм җәелдерәбез дип мәскәүләр 24 миллиард сум акча сарыф итмәкчеләр, имеш, "Казан марина" дигән комплекс төзиләр. Аның ни бәрәкате бар соң, әгәр бала тудыру йортын эшләтү өчен дә акча булмагач? – ди Айгөл Хәсәнова.

Теманы өйрәнә торгач, шунысы аңлашылды, әлеге проблема бер Лаешка гына хас түгел икән. Бала тудыру йортлары Әгерҗедә, Балык Бистәсендә, Тәтештә, Әтнәдә, Базарлы Матакта һәм Чүпрәледә дә ябылган. Галәмәт бит бу! Нинди афәт килде соң районнарга? Алинә Искәндәрова әйтүенчә, Тәтеш үзәк хастаханәсенә караган бала тудыру йортына күп кенә күрше районнардан да килә торган булганнар. Хәзер исә алар да Казанга яисә Буага йөрергә мәҗбүр. Әгерҗедән Наилә Сәхипова белән сөйләшәбез. Баксаң, анда бала тудыру йорты инде берничә ел эшләми икән. 

- Бездәгесе элеккеге сәламәтлек саклау министры вакытында ук ябылган иде. Хәзергесенең моңа катнашы юк. Яңа район башлыгын да гаепләп булмый. Болай да үзәк хастаханәгә элек эшләгән көчле табибларны кайтару буенча күп көч куя, алайса бигрәк таратып бетерделәр ул белгечләрне. Әгерҗе кечкенә шәһәр түгел бит, бала тудыру йортын гына эшләтеп була. Ярый әле без күрше Удмуртиянең Ижау шәһәренә бара алабыз, ә еракта урнашкан районнар андый мөмкинлектән дә мәхрүм кала. Дөрес гамәл түгел инде, – дип, үз фикере белән бүлеште Наилә Сәхипова.

Наилә ханым белән Базарлы Матактан өч бала анасы Рәйсә Гөбәева да килешә. Аның фикеренчә, мондый мөһим объектның акчасын санарга кирәкми, чөнки киләчәк буын хакында уйлаганда чыгымнар турында сөйләшү алып бару бөтенләй дөрес түгел.

- Зур җитәкчеләр демографик вазгыятьне үзгәртергә кирәк, диләр. Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан нинди генә программалар уйлап чыгармыйлар, пособиеләрне арттырган булалар, ә шул ук вакытта бала тудыру йортын ябалар. Бездәге ул түрәләр баш белән уйлыймы икән бераз булса да? - дип баш вата Рәйсә ханым.

Уйлый китсәң, чыннан да, сәер. Яшьләр авыллардан, районнардан китә дип, чаң сугабыз. Ә ник китмәсен алар? Фермалар, мәктәпләр, балалар бакчасы ябыла, хәзер инде чират бала тудыру йортларына барып җитте. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгында моны "көмәнле хатын-кызларга медицина ярдәмен оештыруны яхшырту максаты" белән аңлаталар. Нәрсәсе әйбәтләнәдер болай, һич аңлап булмый. Ведомство айга нибары берничә хатын-кыз өчен генә эшләгән тулы бер бала тудыру йортын тоту зур чыгымнар таләп итә дип, аңлатмакчы була инде. Янәсе, мәгънәсе юк, җитмәсә, күп кенә районнардагы әлеге бүлекләрдә авыр хәлдәге аналарга барыбер заманча хезмәт күрсәтә алмыйлар дигән фикер яши министрлык вәкилләрендә.

Бер яктан караганда, аларны аңлап та була кебек. Әйтик, 2016 елда Югары Ослан үзәк хастаханәсендә 120 бала бу дөньяга аваз салган, димәк табиблар өч көнгә бер үз эшен башкарган дигән сүз. Моны кайбер мәктәпләрдә укытучыларның укучыларга карата күбрәк булган факт белән чагыштырырга мөмкин. Андый оешманы эшләтүнең файдасы юк кебек. Бу авылларның һәм кечкенә шәһәрләрнең бетүенә таба алып бара торган адым. Халык эш юк дип зур мегаполиска китә, димәк, бала тудыручы юк, монысы исә мәктәп һәм хастаханәләрнең булмаячагына ишарәли. Хәер, бу очракта, бернигә дә карамастан, районда калырга карар кылган кешеләр иза чигәчәк: сыйфатлы медицина ярдәме һәм белем алу алар өчен ябык кала. Мондый очракта зур шәһәргә китәсе генә кала инде яисә бала тудыру өчен 1-2 сәгать барырга кирәклеген чамалап яшисе була.

Ни генә дисәк тә, бөтен нәрсәне дә акчага гына әйләндереп калдырмаска иде шул. Бушлай сыйфатлы медицина белән тәэмин итү – дәүләт өстенә йөкләнгән төп бурычларның берсе. Әйтик, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының принципаль позициясе бар: мәктәптә бер генә бала укыса да, аны ябарга кирәкми. Минемчә, моны медицина өлкәсенә дә туры китереп, айга бер генә пациент булса да, бала тудыру йорты эшләргә тиеш дигән канун чыгарырга кирәктер. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вредительство дип әйтерләр иде элек, илне шулай таркаталар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балтачта да яптылар

      Мөһим

      loading