Шәһри Казан

Рамазан аенда гафу үтенергә ашыгыйк

Рамазан аеның мөбарәк көннәре берсе артыннан берсе бик тиз узып бара. Мөселманнар өчен бик күп әҗер-саваплар чыганагы булган изге айның беренче ун көне узып китүе сизелмичә дә калды.

Ислам галимнәре белдергәнчә, Рамазанның беренче ун көнлек чоры ул – Аллаһның рәхмәтенә ирешү вакыты. Дөрестән дә, уразаның беренче көннәрендә мөселманнар гадәтләнгән көн тәртибеннән ваз кичеп, көн дәвамында ашау-эчүдән, башка нәфес теләкләреннән тыелып тора башлаган вакытта, Аллаһы Тәгалә үз нәфесен буйсындырырга тырышкан мөэминнәргә рәхмәт күзе белән карый, алар белән соклана, аларны кызгана, кылган догаларына аеруча игътибарлы була... Шунысы да мөһим: ураза тотучы мөселманнар Рамазан аеның нәкъ менә беренче көннәрендә ризыкның, суның, башка нигъмәтләрнең Аллаһның нинди олуг Рәхмәте булуын белә.
Озын көннәр дәвамында ­ашау-эчүдән тыелып торган Адәм баласы үзенең нинди дәрәҗәдә зәгыйфь, мескен мәхлук булуына төшенеп, моңарчы хаксыз рәвештә «мин» дип шапырынып йөргәнен аңлый башлый. Баксаң, Аллаһы Тәгаләдән башка без беркем дә түгел икән: бик күп нәрсәгә мохтаҗ булган зәгыйфь бер мәхлук кына...
Раббыбызның олуг рәхмәте белән безгә мөбарәк Рамазанның икенче өлешенә – ураза гыйбадәтендә булган кешеләр Яратучының бөек мәрхәмәтлеге белән ярлыканып, тәүбәләр кабул ителә торган көннәргә дә ирешергә насыйп булды... Әйе, бу вакытта ураза тотучылар гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хаталарын гафу итүен сорап, бик еш Раббыларына мөрәҗәгать итә.
Тәүбә итү өчен Рамазан аеның һәр минуты да зур әһәмияткә ия, ә изге айның икенче ункөнлеге тәүбә-истигъфар өчен махсус вакыт буларак тәгаенләнә. Без барыбыз да Аллаһның ярлыкавына мохтаҗ, чөнки хаталанмаган һәм нинди дә булса гөнаһ кылмаган кеше юк. Хәдисләрнең берсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйтә: «Адәм балаларының барысы да хаталана, ә хаталанучыларның иң хәерлесе – тәүбә итә торганы».
Ярлыкау, гафу итү турында сүз алып барганда, шунысын да истә тотарга кирәк: һәр кеше Аллаһның аны ярлыкавын һәм ул үпкәләткән кешеләр дә аны гафу итүен тели. Ләкин без үзебез башкаларны гафу итәргә әзерме? Кешеләр арасындагы мөгамәлә бер-береңә дәгъва белдерүдән, үзара үпкәләшүдән башка була алмый­дыр да, чөнки без барыбыз да тере, хис-эмоцияләргә һәм нәфескә ия булучы затлар. Кайчакта кешенең күңеле төшкән чагы да була – бу вакытта ул туганын яки дус­тын, йә хезмәттәшен үпкәләтергә мөмкин. Кемдер тупасрак шаярганнан соң, башка берәүнең аңа рәнҗүе ихтимал. Кемдер иптәшенә ниндидер вәгъдә биреп шуны үтәргә оныта һәм шуның белән иптәшенең күңелен төшерә... Кыскасы, үзара үпкәләшүгә сәбәпләр бик күп булырга мөмкин, шуңа күрә тәүбә-истигъфар, ягъни хаталардан, гөнаһлардан үкенеп, Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр алдында да гафу үтенү мөселманнар өчен бик кирәкле гамәлләрдән санала. Бу гамәл тәүбә-истигъфар дип атала да инде. Тәүбә-истигъфар кылыр өчен, гадәттә ике рәкәгать тәүбә намазы укыла, соңыннан шушы дога кылына:
«Әстәгъфируллааһә, әстәгъфируллааһә, әстәгъфируллааһә Тәгәәләә миң күлли зәнбин әзнәбтүһүү гәмдән әү хатаән сирран әү гәләәнийәһ. Үә әтүүбү иләйһи минәззәмбилләзии әгләмү үә минәззәмбилләзии ләә әгләм. Иннәкә әнтә гәлләәмүл гуйүүб(е)».
Мәгънәсе: «Гафу үтенәм Аллаһтан, гафу үтенәм Аллаһтан, гафу үтенәм бөек Аллаһтан һәрбер гөнаһтан – кылган булсам аны белә торып яки хаталанып, яшерен яки белдереп. Һәм тәүбә кылам (Аллаһка) шул гөнаһтан, кайсысын мин беләм, шулай ук тәүбә кылам (Аллаһка) шул гөнаһтан, кайсысын мин белмим. Чыннан да Син яшерен нәрсәләрне дә Белүче!..»
Әлбәттә инде, без ялгышып яки махсус рәвештә үпкәләткән, рәнҗеткән кешеләр булса, аларга дәшеп (күреп яисә шалтыратып) гафу үтенергә кирәк. Ислам динендә бу саваплы гамәлләрдән санала. Тәүбә, гафу үтенү кешеләр арасындагы мөгамәләне төзәтә, ә бу Аллаһның рәхмәтенә, бәрәкәтенә, олуг ярдәменә ирешүнең бер сәбәбедер...

Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: