16+

Рамил Төхвәтуллин "Татар сүзе" бәйгесе турында: "Нигә бүләкне аерып бирергә?"

ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Татар сүзе” өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен үткәрә. Бәйгенең премиаль фонды – 1 000 000 сум.

Рамил Төхвәтуллин "Татар сүзе" бәйгесе турында: "Нигә бүләкне аерып бирергә?"

ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Татар сүзе” өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен үткәрә. Бәйгенең премиаль фонды – 1 000 000 сум.

Бәйгене узган ел оештырган Татар дәүләт филармониясе быел эстафетаны ТНВ каналына тапшырган. Шуңа күрә быел бәйге геройлары ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета һәм “Шаян ТВ” каналларында, шулай ук социаль челтәрдә күрсәтелер дип көтелә. “Әлеге бәйге татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау, татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Катнашучылар әле яңгырамаган, онытыла барган проза белән шигърияткә мөрәҗәгать итсен иде. Татар әдәбияты бик бай, бәйгегә җаваплы карасыннар, ныклап әзерләнсеннәр иде дип телим”, - ди “Шаян ТВ” каналының башкарма директоры, бәйгенең жюри әгъзасы Рамилә Сәхабетдинова.

Ул әлеге бәйгене зур бүләк итеп кабул итүен әйтте, чөнки “Шаян ТВ” каналы бәйгедә катнашучылар арасында үзенә туры килердәй кадрларны барлау максатын да күзаллый. “Без – татарлар, безнең сүзебез кыю һәм үткен булырга, киләчәк буынга күчәргә тиеш. Ә без – “Шаян ТВ” шушы буынны үстерүче һәм татар телендә эшләүче бердәнбер канал”, - ди Рамилә ханым.

“Татар сүзе - газиз ана телебезне саклау, яклау дигән сүз. Әгәр татар телендә шигырь укысалар, спектакльләр куйсалар, җыр яңгыратсалар, димәк, татар теле исән. Безнең максатыбыз да шул - исән-имин килеш киләчәк буыннарга газиз ана телебезне тапшыру. Барыбызга да мәгълүм, бүгенге көндә нәфис сүзгә ихтыяҗ кими бара, эстрадада бигрәк тә. Мәгълүмат җил тизлеге белән тарала торган заманда яшибез ки, кешенең озак итеп тыңлап утырырга теләге юк. Ә сәнгать кешеләре барыбер сүрелми, алар бу юнәлештә эшли. Алар балаларда татар сүзенә, әдәбиятка мәхәббәт тудыра. Ә бәлки алар кызыксынып китеп, киләчәктә зур сәхнәләрдә уйнар? Шундый балаларны барлап, киләчәктә профессиональ сәхнәдә уйнар өчен үстерергә кирәк”, - ди Рамил Төхвәтуллин.

Аның сүзләренчә, бәйгедә башка милләт вәкилләре дә татар телендә шигырьләр яки әдәби әсәрләр укыса, тагын да күңелле булыр иде. Ә шулай да Ирек Хафизов, беренче чиратта, татар телендә фикер йөртүгә, татарча чиста, матур сөйләшүгә игътибар биреләчәк, диде. “Бәйгедә балаларның да катнаша алуы зур сөенеч, чөнки алар кечкенәдән татар әдәбияты, татар язучыларының иҗаты белән танышып үсә”, - диде Ирек Хафизов. 

“Татар сүзе – ул бренд һәм анда катнашу зур дәрәҗә. Биредә катнашу өчен яшь чикләве юк. Бәйгедә профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр катнаша ала. Чыгышлар ике номинациядә – проза һәм шигърият юнәлешләре буенча бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак. Шуңа күрә моңа да игътибар бирү сорала”, - ди бәйгенең оештыру комитеты рәисе Роза Әдиятуллина.

Бәйгенең жюри рәисе – Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Жюри әгъзалары арасында ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар бар. 

Бәйгенең гала-концерты 2023 елның апрелендә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да шунда булачак. Бәйге нәтиҗәсендә барлыгы 30 җиңүче булыр дип көтелә. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак. 10 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урынга – 23000, икенче урынга – 17000, өченче урынга – 11500 сум, 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урынга – 34500, икенче урынга – 23000, өченче урынга – 17250 сум, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында беренче урынга – 46000, икенче урынга – 34500, өченче урынга 23000 сум акча биреләчәк. Үз шигырен яки әсәрен сөйләүчеләр арасында беренче урынга – 57500, икенче урынга – 46000, өченче урынга – 34500 сум, иҗади гаиләләр арасында беренче урынга – 92000, икенче урынга – 69000, өченче урынга 46000 сум, профессионаллар арасында беренче урынга – 115000, икенче урынга – 80500, өченче урынга 57500 сум каралган. Бу суммага салым бәясе дә кергән.

Бу уңайдан Рамил Төхвәтуллин кызыклы һәм бик тә гадел фикерен җиткерде. Аның фикеренчә, профессионалларга, балаларга караганда, күбрәк акча бирү дөрес түгел. “Балалар да бөтен җаны-тәне белән бу бәйгегә әзерләнә. Әти-әниләре акча түгеп кием тектерә, реквизитлар ала. Нигә бүләкне аерып бирергә? Бәлки киләчәктә оештыручылар бу фикеремә колак салыр”, - диде Рамил әфәнде. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгене ТНВ каналы оештыргач, ТНВда эшләүчеләргә катнашу рөхсәт ителми.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Әлегә бәйгегә 100ләп гариза кабул ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading