16+

Ранис Габбасов «Голос»та катнашырга җыена

Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе, яшь, талантлы җырчы Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашырга җыена.Ул инстаграмда тамашачыларына җыр сайлауда ярдәм итүләрен сораган.

"Кадерле #дусларымтуганнарым !
Мин чыннан да @1tv каналында баручы, бик популяр "Голос" проектында катнашырга әзерләнәм.
Бу хакта инде әллә кайчан уйлап йөри идем, дөресен генә әйткәндә.
Янымда басып торучы @dinagaripovaга менә дигән мисал өчен рәхмәт!
Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын җырларга җыенам.
Әмма ниндиен җырларга, кайсы җыр нәкъ минем башкаруымда отышлырак буласын әле уйлап бетермәдек.
Булышыгызчы??",– дигән җырчы.

Җырчының язылучылары, әлбәттә, ярдәмгә килгән. Күпчелек "Иске кара урман"ны җырла. дип язса, "Тәфтиләү", "Кайтыгызчы, торналар" җырларын башкарырга киңәш бирүчеләр дә бар.

Раниска продюсеры Рифат Фәттахов фатихасын биргән, аңа исә җыр сайлап, Мәскәү сәхнәсен яуларга гына кала. Ә без аңа уңышлар телик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading