16+

Равил Гайнетдин Кариев театры өчен нинди әсәр иҗат иткән?

Спектакльдә баш рольне ни сәбәпле Камал театры артисты уйнавына да ачыклык кертелде.

Равил Гайнетдин Кариев театры өчен нинди әсәр иҗат иткән?

Спектакльдә баш рольне ни сәбәпле Камал театры артисты уйнавына да ачыклык кертелде.

Театрлар арасында беренчеләрдән булып, бүген, 28 сентябрь көнне Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры сезонын ача. Исеменнән үк аңлашылганча, театр яшьләр, балалар, үсмерләргә юнәлдерелгән. Ә яшьлек ул — экспериментлар, үзгәрешләр, динамика һәм яңалык белән бәйле. Кариев театры да җисеменә туры килә. Быелгы сезонда аларда яшьләр өчен кызыклы спектакльләр генә түгел, ә бик күп проектлар да эшләнеләчәк. Өстәвенә, театр бинасында хәзер “Калеб” тә килде.

Театр директоры Луиза Янсуар яңа сезонда яңа артистлар гына түгел, ә театр өчен яңа булган авторлар, режиссерлар белән дә эшләргә планнары булуын белдерде.

Мисал өчен, театрда “Камыр батыр”ның яңача укылышын күрергә мөмкин булачак. Аны театр лабораториясендә “сүтеп-җыйганнар” инде. Ә ноябрь аенда спектакльне нәни тамашачылар да карый алачак. Луизаның спектакльдә балаларны катнаштыру теләге дә бар.

“Бүгенге театр ул — килдем, спектакль карадым, кайтып киттем, генә дигән урын түгел. Моннан тыш ул бонуслар мәйданы да. Сез монда аралаша да, бу атмосферада катнаша да аласыз”, - ди театр директоры.

Сезонның беренче көнендә үк балалар “Бәхетле көнем” мини спектаклен карау мөмкинлегенә ия. Бу спектакль 33 сезон ябылу алдыннан бер төркем тамашачыларга күрсәтелгән иде инде. Афишада спектакльне гаилә өчен сәяхәт дип тәкъдим итә кариевлылар.

Октябрь аенда театрда “Сөннәтче бабай” премьерасы булачак. Бу без укып-белгән “Сөнннәтче бабай” гына түгел. Спектакль Гаяз Исхакыйның 5 әсәрен берләштергән. Баш рольдә — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов билгеләп үткәнчә, Әзһәр абый уйналышындагы “Сөннәтче бабай” фәлсәфи киңлеккә ишарәли. Ә икенче составта баш рольне уйный торган Илфат Камалиев җитез, бераз сәеррәк бабай буларак сурәтләнә.

“Ике конструкцияле бер спектакль бу. Спектакльнең фәнни киңәшчесе — Россия мөселманнары Диния нәзарәте  җитәкчесе Равил Гайнетдин. Ул үзенең фикерләрен, кимчелекләрне әйтте, кайбер урыннарны үзгәртергә дә туры килде. Спектакль дини әйбер булмаса да, дини киңлектә, яссылыкта уйналачак. Шуңа Равил Гайнетдин да безнең белән бу әсәрне бергә иҗат итте”, - ди Ренат Әюпов.

Режиссердан ни сәбәпле “Сөннәтче бабай”га Нуриәхмәт Сафинны алмадыгыз?”, дип кызыксындым.

“Бу әсәрне без моннан 20 еллар элек эшли башладык. Әмма ул вакытта Гладилов урамындагы бинада проблемалар бар иде, шуңа ул калды. Мин аны Минзәләдә бер вариантын куйдым һәм режиссер буларак, бу әсәр белән “татулык” таптым да, тынычландым кебек. Нури абый куелышны көткәндер инде. Хәзерге варианттагы “Сөннәтче бабай” вәзгыятькә бәйле. Тел, телне саклау, милләтне барлау... “Сөннәтче бабай”га гражданлык позициясе ныклы булган артист кирәк иде. Ул – Әзһәр абый. Ул Россиянең көчле артистлары белән бер дәрәҗәдә тора торган шәхес. Сөннәтче бабай аркылы үзебезнең милләтебез, телебез, яшәешебез турында аның көчле позициясе бар. Спектакль шәхескә корылган. Әгәр дә көчле артист булмаса, “Сөннәтче бабай”ны торгызу кирәк тә булмас иде”, - дип җавап бирде Ренат әфәнде.

Сүз уңаеннан, быелгы сезонда Рәмзия Закирҗанова һәм Нуриәхмәт Сафин юбилейларын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, Рәмзия ханым катнашында Айгөл Әхмәтгалиева махсус язган “Матур сити” комедиясе күрсәтелә. Ә Нуриәхмәт Сафин Тимур Кулов режиссерлыгында “Самат” спектаклендә уйнаячак.

“Быелгы безнең девиз  — диалог булачак. Ягъни спектакльләрне караган яшьләрне бергә җыеп, диалог оештырачакбыз. Бу бик кирәкле әйбер. Быелгы сезонның төп кадагы — диалог”, - дип планнары белән бүлеште кариевлылар.

Сүз уңаеннан, Кариев театры репертуарындагы спектакльләрнең күбесе “Пушкин картасы” программасына кертелгән. Ә ул нәкъ менә яшьләргә, 14-22 яшьлек тамашачыларга юнәлдерелгән. Димәк, Кариев театры быел буш тормас дип өметләнәсе килә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading