16+

Равил Харисов белән хушлашу урыны билгеле булды

Татарстанның халык артисты Равил Харисов бүген 72 яшендә вафат булды.

Равил Харисов белән хушлашу урыны билгеле булды

Татарстанның халык артисты Равил Харисов бүген 72 яшендә вафат булды.

Җырчыны иртәгә, 18 ноябрь көнне җирләячәкләр. Равил Харисов белән хушлашу якынча сәгать 11.00 дә “Сәйдәш” Мәдәни үзәгендә булачак. 

Равил Харисов — Татарстанның халык артисты. Ул 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә туган. 15 ел дәвамында Равил әфәнде Мәскәүдә Анатолий Кролл җитәкчелегендәге «Современник» ансамблендә солист булып эшләгән. «Бәйрәм», «Мирас» ансамбльләрен Равил әфәнде булдырган. Әлеге ансамбльләрдә ул сәнгать җитәкчесе булып эшләгән.  Соңгы  эш урыны – Казан шәһәр филармониясе.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading