16+

Равил хәзрәт Бикбаев: «Гайбәт сөйләү кабер газабына илтә»

Игътибарны барыбыз өчен дә бик мөһим булган бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Кеше аңа игътибар да итми, күңеленә ул афәтнең ничек кергәнен дә белми. Ул аны гөнаһ дип тә уйламый. Хәтта намаз укыган, дин тоткан кешеләр дә әлеге гөнаһны еш кылалар. Бу – телгә бәйле гөнаһ.

Равил хәзрәт Бикбаев: «Гайбәт сөйләү  кабер газабына илтә»

Игътибарны барыбыз өчен дә бик мөһим булган бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Кеше аңа игътибар да итми, күңеленә ул афәтнең ничек кергәнен дә белми. Ул аны гөнаһ дип тә уйламый. Хәтта намаз укыган, дин тоткан кешеләр дә әлеге гөнаһны еш кылалар. Бу – телгә бәйле гөнаһ.

Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең: «Кешеләрне җәһәннәмгә алып керә торган сәбәпләрнең күбесе тел һәм җенси әгъзаларга бәйле булыр», «Әгәр дә сез телегезне һәм җенси әгъзаларыгызны сакласагыз, мин сезгә җәннәтне вәгъдә итәм», – дигән хәдисләре бар. Ягъни телләрен саклаучыларга җәннәтне гарантияләп куя. Телебезне нинди афәттән сакларга тиеш булабыз соң? Бу афәт – гайбәт. Без гайбәтнең нәрсә икәнен беләбез, аңлыйбыз, әлбәттә. Ләкин гамәлдә кулланганда төшенеп бетмибез әле. Гайбәт гөнаһына кергәнебезне сизми дә калабыз.

Бервакытны Пәйгамбәребез сәхабәләрдән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнлеген беләсезме?» – дип сорады. Сәхабәләр: «Юк, Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе яхшырак белә», – диделәр. Пәйгамбәр: «Кардәшеңнең сөймәгән әйберен искә алу», – дип әйтте. Башка кешенең сөймәгән әйберләрен искә алуга нәрсә керә? Галимнәр әйтүенчә, аның динен, дөньясын, аның холкын, тышкы кыяфәтен, йөзен, хәрәкәтләрен, киенү рәвешен, аның малын, бала-чагасын, әти-әнисен – бер сүз белән әйткәндә, ул кешегә кагылган бөтен нәрсәне ул сөймәслек итеп искә алу керә. Кара, моның баласы тәртипсез, хатыны яки ире шундый икән, машинасы юылмаган, йорты җыештырылмаган дигәндә сүз үзе турында бармый, ләкин ул – аңа кагылышлы әйбер, димәк, бу аның гайбәтен сату була.

Галимнәр, гайбәт сөйләү – олы гөнаһ, диделәр. Кече гөнаһлар алар намаз белән намаз арасында гафу ителә. Әмма гайбәтләр тәүбә итмичә кичерелми. Гайбәт сөйлибез икән, тәүбә итәргә тиеш булабыз.
Коръәндә һәм хәдисләрдә гайбәт турында бик куркыныч итеп әйтелгән. «Хүҗүрәт» сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Телисезме берегез кардәшегезнең итен ашауны? Юк, теләмәссез. Сез аннан җирәнерсез, чирканырсыз. Шуңа күрә Аллаһтан куркыгыз һәм белегез, Аллаһ – тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен кабул итүче һәм мәрхәмәтле Зат», – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә кешеләр гайбәт сөйләмәсеннәр өчен аны шундый мисал белән җирәнгеч итеп тасвирлый.

Авыздан чыгып киткән сүзне кире җыеп алу мөмкин түгел, ул иртәме-соңмы барыбер иясенә барып ирешә. Берәү ишан хәзрәт Рәсүлевне нахакка гаепли, өстеннән донослар яза. Шуннан соң ниндидер авыру белән чирләгәч, ишанның рәнҗеше төшкәндер, дип уйлый бу һәм аннан гафу үтенергә килә. Мин гафу итәрмен, ди ишан, әмма син башта бер зур мендәрне ал да эчендәге мамыгын урамга алып чыгып чәч. Тегесе мендәр мамыгын җиңел генә туздырып кире килә. Ә хәзер бар да кире җый, ди ишан. Ничек җыйыйм, аны җыеп булмый бит инде, мамык бөтен җиргә таралды, ди теге кеше, аптырап. Менә сүз дә шулай, ди ишан, таратуы җиңел, ә кире җыеп алып булмый...
Кеше ни өчен гайбәт сөйли? Беренчедән, дине зәгыйфь булганга. Ул күргән бер әйберне әйтми калдырмый, чөнки күңелендә чир булгач, телне тыя алмый. Ә телне тыеп калу өчен тәкъвалык кирәк. Әйтми калу, гайбәткә керми калу – бик зур әйбер ул.

Гайбәтнең сәбәпчесе, гадәттә, иптәшләр. Бер мәҗлестә утырасың, алар сөйлиләр, син ризалашасың яки моның начар әйбер икәнен белә торып, эндәшми утырасың. Әгәр дә кеше берәрсе турында нахак әйткәнне, гайбәтен сатканны беләсең икән, әйдә, җитте, аның турында сөйләмәгез, гайбәт ул, дип туктатырга тиешсең. Туктата алмыйсың икән, чыгып кит, гайбәт мәҗлесендә утырма, чөнки Аллаһы Тәгалә шушындый җирләрдә утыручыларны сөйми.
Аннары башкаларны сөймәү, хөсетлек, башкаларга карата дошманлык та гайбәткә керүгә сәбәп була. Син аңа зыян сала алмыйсың, әмма аның турында начар әйтергә форсат чыкканны көтеп кенә торасың. Бу кеше синнән өстенрәк, югарырак дәрәҗәдә икәнен белә торып, аны гел түбәнсетергә тырышасың. Гайбәтнең шундый төре бар: бу кеше начар дип турыдан-туры әйтми, ләкин «Аллага шөкер, мин андый түгел әле», «Аллага шөкер, мин андый дәрәҗәдә түгел әле» дип, кимсетү йөзеннән төрттереп ала. Бер караганда,начар сүз дә әйтмәде, киресенчә, Аллаһны искә алды. Кайчагында «әлхәмдүлилләһ» дип әйтү дә гайбәт, хәрам була, диләр. Мәсәлән, бер кешене искә алганда, «әлхәмдүлилләһ, мине Аллаһ саклады андый эштән» дип әйтеп кую бар. Ягъни теге кеше ниндидер бер афәткә, гөнаһка дучар булган. Ә син «ул дучар булган» дип әйтмәдең, «мине Аллаһ саклады» дидең һәм шуның белән бу кешене кимсеттең, гайбәтен сөйләдең. Шуңа күрә галимнәр моны динле кешеләрдән дә чыгып китә торган гайбәт дип әйтәләр. Шулай ук шаярып, уен-көлке белән әйтеп куеп та гайбәткә кереп китү бик җиңел.
Алайса кешеләр белән ничек аралашырга соң? Фәкать кирәк сүзне генә сөйләшеп, әлбәттә. Әгәр дә кешенең күңелендә тәкъвалык була икән, Аллаһтан курка икән, Аллаһ бу эшне яратмый, Аллаһ аны хәрам кылды, дип фикерли икән, ул гайбәт сөйләүдән тыелып кала ала. Димәк, гайбәттән коткара торган беренче әйбер ул – Аллаһтан курку. Икенчесе: савапларың теге кешегә китә – син шуны белергә тиеш. Пәйгамбәребез: «Бөлгенлеккә (банкротка) төшкән кешене беләсезме?» – дип сорады. Сәхабәләр, бөлгенлеккә төшкән кеше ул – акчасыз калган кеше, диделәр. Шуннан соң Пәйгамбәребез әйтте: «Минем өммәтемдә бөлгенлеккә төшкән кешеләр кыямәт көнендә намазлары белән, түләнгән зәкятләре, тоткан уразалары белән килерләр. Ләкин ул бер кешене сүккән, икенчесен кыйнаган, өченчесенең малын ашаган, хезмәт хакын түләмәгән, кеше хакына кергән. Кемнең хакына кергән булса, шулар бу кешенең изгелекләрен алырлар. Изгелекләре бетсә, аңа үзләренең гөнаһларын ыргытырлар. Менә бу бөлгенлеккә төшкән кеше була», – дигән.

Бервакытны Хәсән әл-Басрига, синең турыда берәү гайбәт сөйләде, дип әйтәләр. Шуннан соң Хәсән әл-Басри бер тәлинкәгә хөрмә салып, теге кешегә күчтәнәч җибәрә. Һәм: «Ишетелде, син миңа изгелекләреңне биргәнсең икән. Рәхмәтемне шушы рәвешле кайтарасым килә. Ләкин, гафу ит, камил рәвештә кайтарып бетерә алмыйм инде», – ди.

Борынгы галимнәр гайбәтнең афәтен яхшы аңлаганнар. Ә без гайбәт сөйләп, үзебезнең изгелекләребезне уңга-сулга таратып йөрибез. Әгәр кеше үз гаебен белә икән, аны төзәтү өстендә эшли икән, әлбәттә, аңа башкаларның гаебе күренмәячәк.

Әгәр дә кешедә гаеп күрәсең икән, аны үзенә әйтергә кирәк. Әйтик, тиешенчә киенмәгән, чәче таралмаган, ди, мәсәлән. Аны кешегә сөйләп йөрмибез, хәтерен калдырмыйча гына үзенә әйтәбез, әгәр төзәлә торган кимчелек булса инде. Ә инде төзәлми торган булса, Аллаһ аны шулай бар иткән икән, монда гаепләргә хакыбыз юк.
Пәйгамбәребез, яхшы кеше белән начар кеше янында утыру хушбуй сатучы һәм тимерче янында утыру кебек, диде. Хушбуй янында утырсаң, аннан бер әйбер сатып алмасаң да, барыбер хуш исе сеңми калмый. Тимерче янында булсаң, сиңа төтен исе сеңә. Мәсәлән, син гыйлем мәҗлесенә килдең, ди. Вәгазь тыңлыйсың. Бәлки әллә нәрсә дә өйрәнмәссең, әмма барыбер файда аласың, нәрсә булса да сеңеп кала. Шулай ук яхшы кешеләрнең, галимнәрнең китапларын уку, файдалы гыйлем алу – болар барысы да кешене дөресли һәм холкын тәрбияли. Һәр кеше үзен тәрбияләп торырга тиеш. Элеккеге галимнәр дә гайбәттән җиңел генә котылган дигән сүз түгел, чөнки гайбәт сөйләү ул – кешенең нәфесе яраткан әйбер. Берәү әйтә, берәр кеше турында гайбәт сөйләсәм, бер көн ураза тотарга сүз бирдем, ди. Ураза тота-тота арып бетә бу, ләкин гайбәттән бөтенләй туктый алмый. Шуннан гайбәт сөйләгән саен, бер дирһәм сәдака бирергә була. Бер дирһәм – шактый зур акча. Акчаны ярату сәбәпле, мин гайбәттән туктадым, дип әйтә.

Гайбәт сөйләү шулай ук кабер газабына илтә. Пәйгамбәребез, ике кабер яныннан үткәндә: «Болар икесе дә газапланып ята, алар сакланырга мөмкин булган әйбердән газапланалар. Берсе истинҗә кылмады, икенчесе гайбәт сөйләде, кеше сүзен йөртте», – дип әйтә.
Шулай ук Пәйгамбәребез Мигъраҗ кичәсендә кешеләрне җәһәннәмдә күрде. Аларның тырнаклары зур иде, шул тырнаклары белән битләрен, күкрәкләрен умыралар иде. Җәбраилдән (галәйһиссәлам), кемнәр болар, дип сорагач, ул: «Бу кешеләр – башкаларның итләрен ашаучылар, ягъни гайбәт сөйләүчеләр», – дигән.

Гайбәттән ничек котылып, ничек тәүбә итеп була? Аллаһы Тәгалә: «Ий, иман китерүче бәндәләр, барыгыз да тәүбә итегез, бәлки сез уңышка ирешерсез», – дип әйтә. Шуңа күрә тәүбә итүче кеше әүвәл гайбәт сөйләгәне өчен үкенергә тиеш. Аннары гайбәттән туктарга, аннан соң бүтән аны эшләмәскә ният кылырга һәм гайбәтен сөйләгән кешене бәхилләтергә кирәк. Ләкин шунысы да бар, кешегә «мин синең гайбәтеңне сөйләгән идем, мине гафу ит» дип әйтерсең дә, киресенчә, ара өзелеп куяр. Шуңа күрә галимнәр, әгәр кеше тәүбә итә икән, ул: «Йа Раббым, кемнең хакына кергән булсам, аларга әҗер-саваплар бир, гөнаһларын ярлыка», – дип, үзе гайбәтен саткан кеше өчен дога кылсын, диләр. Һәм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сезне бәхилләштерә.

Кайсы очракта гайбәт рөхсәт ителә? Әлбәттә, мондый очраклар бик аз:

рәнҗетелгән кешенең, казый янына яки җитәкче янына барып, менә фәлән кеше мине рәнҗетте, дип әйтергә хакы бар;
ниндидер җинаятьне ачу максатыннан, бу кеше урлады, бу кеше шундый җинаять кылды, дип, полициягә барып әйтү рөхсәт ителә;
фәтва алу өчен, мәсәлән, минем абыем, туганым һ.б. мирасны бирми, дип белдерергә мөмкин (бу очракта, әлбәттә, үз туганын әйтмәс өчен, чит гаиләдә булган хәл итеп күрсәтсә хәерлерәк);
элек галимнәр хәдисләрне риваять иткәндә, «бу кешенең хәтере начар», «бу кеше бидгатьче», «бу кеше адашкан, дингә каршы сүзләр әйтә, ул кешедән хәдис алырга ярамый» дигән сүзләрне әйтергә рөхсәт иткәннәр;
шаһитлар казый каршында күргәннәрен әйтергә тиеш булалар.
Менә шушы очракларда башка кешегә кагылышлы сүзләрне турыдан-туры әйтергә рөхсәт ителә. Әмма кешенең гайбәтенә кермичә, икенче төрле итеп әйтә аласың икән, ул хәерлерәк.
Мөселман кеше, асылда, аның турында гайбәткә кермәсеннәр өчен, шикле сүзләрдән, шикле урыннардан сакланырга, ягъни гайбәт өчен җирлек тудырмаска тиеш. Һәм инде һәрберебез телләребезне саклыйк. Аллаһы сүбхәнәкә вә Тәгалә сөйләгән сүзләребезне хәерле кылып, файда алырга насыйп итсен!

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имамы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading