16+

"Һәрбер кеше яшьрәк вакытта шигырь язып карарга тиеш

“Калеб” яңа буын җыены бер тик тормый. Фестивальләр, спектакльләр премьералары, шигъри кичәләр белән чикләнеп кенә калмыйча, 28 нче январьдән 3 нче мартка кадәр “ Кыска хикәяләр марафоны”н да уздырып җибәрделәр.

"Һәрбер кеше яшьрәк вакытта шигырь язып карарга тиеш

“Калеб” яңа буын җыены бер тик тормый. Фестивальләр, спектакльләр премьералары, шигъри кичәләр белән чикләнеп кенә калмыйча, 28 нче январьдән 3 нче мартка кадәр “ Кыска хикәяләр марафоны”н да уздырып җибәрделәр.

Марафонда дистәдән артык яшь авторлар катнашты, һәр атна саен алар бер яңа хикәя иҗат итеп бардылар. Экспертлар арасында – Дания Заһидуллина, Марат Кәбиров, Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Радмила Хакова, Фирүзә Җамалетдинова.
Яшь язучыларның берсе – КФУның татар филологиясе һәм журналистикасы факультетының 1 нче курс студенты, Актаныш кызы, "Илһам” язучылар бәйгесенең гран-при иясе, “Иделем Акчарлагы” бәйгесе җиңүчесе Алинә Хәбибуллина безнең белән хис-кичерешләре белән бүлеште.

- Алинә, үзеңдә әдәбиятка тартылу кайчан барлыкка килде дип саныйсың?

- Әдәбият белән кызыксынуым кечкенә чактан ук килә. Сәбәбе - әби-бабам, әти-әниемнең укытучы булуыдыр, бәлки. Безнең өйдә китап киштәсе һәрвакыт тулып тора, китапка хөрмәт зур. Шундый мөнәсәбәт әдәби әсәрләргә мәхәббәт уяткандыр. "Кайчан ижат итә башладың?" дигән сорауны да еш ишетергә туры килә. Ничек жавап бирергә генә белмим. Билгеле бер вакыт житкәч, кинәт кенә каләмгә үрелмисең бит. Институтта әдәбият фәненнән белем бирүче укытучыбыз да: "Һәрбер кеше яшьрәк вакытта шигырь язып карарга тиеш",- дигән иде. Бу дөрес сүзләрдер, мөгаен.

- Калеб оештыра торган марафон турында каян белдең?

- Марафон турында берни белми идем. Телефоныма шылтратып, бу чарада катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп ризалаштым, чөнки яңа танышлар, яңа тәжрибә ул - яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Танылган язучыларның киңәшләрен тыңлау, алардан бәя алу - бар кешегә дә эләкми, шуңа күрә мин мондый бәхеткә ия булуыма чиксез шатмын.

- Марафонда нинди әсәрләреңне тәкъдим иттең?

- Марафонда төрле темага караган хикәяләремне тәкъдим иттем. Язучылар катнашучыларның, ягъни безнең әсәрләребезне анализладылар, үзләренең фикерләрен житкерделәр. Кайберләре язу-сызу серләре белән дә бүлеште. Шуңа күрәдер марафонның һәр утырышыннан күңелем илһам белән тулып кайтты.

- Монда катнашу сиңа нинди тәҗрибә бирде, нәрсәгә өйрәтте?

- Бу чарада катнашу зур тәжрибә булуында шик юк. Каләм тибрәтүчеләрнең бер жирдә жыелып, бер теләк, бер уйлар белән януы - үзенчәлекле манзара тудыра. Әнә шуны тою гына да үзе зур сөенеч.

- Киләчәктә үзеңне нинди өлкәдә күрәсең, тормышыңны иҗат белән бәйләргә исәп бармы?

- Минем әлегә эзләнү чорым. Үземне төрле өлкәләрдә сынап карарга тырышам, тынгысыз студент тормышында кайныйм. Нинди генә юлны сайласам да, каләмем һәрвакыт үзем белән булыр дип ышанасы килә.
Алинә исә проза гына түгел, шигырьләр дә иҗат итә, алары - Алинәнең инстаграм һәм ВК аккаунтларында бар. Сылтамаларны астарак калдырам:
@_alina.khabibullina_https://vk.com/id151559299

 

Әдилә Закирова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading