Шәһри Казан

Red Bull Air Race очкычлары – Казансу өстендә

Татарстан башкаласында өченче тапкыр Red Bull Air Race авиаузышлары узды. Әмма бусы – соңгысы, оештыручылар бу хакта майда ук хәбәр иткән иде, бәлки шуңа күрә дә быелгысы башка елдагыларга караганда күпкә тамашалырак булгандыр. 

Ярышларның урыны үзгәрешсез калды – ул быел да «Казан» гаилә үзәге янәшәсендәге акваториядә узды. Авиаузышларны күзәтүдән тыш, тамашачылар өчен башка төр күңел ачу мөмкинлекләре дә бар иде: футбол фристайлы, вело һәм мотофристайл, брейк-данс-тамаша, уенчык машиналарда узышу һәм башкалар. Әмма ике көн дәвамында игътибар үзәгендә, әлбәттә, авиаузыш­лар торды. Шулай булмыйни, һәркөнне Казансу өстендә дөнья­ның иң көчле очучылары ярышмый бит. Белгечләр әйтүенчә, аларга космонавтларга караганда өч тапкыр күбрәк йөкләнеш бирелә һәм моңа һәркем дә чыдый алмый. Казансу өстендә АКШ, Канада, Япония, Германия, Чехия, Франция, Бөекбритания, Испания, Чили һәм Австралиядән килгән очучыларның «иң-иң»нәре генә көч сынашты.

Ярышларның тәртибе бик гади: кем дистанцияне тизрәк уза – шул җиңүче, көрәш нәтиҗәләрен секундның да меңнән бер өлешләре хәл итә. Әмма бу турыга гына очу түгел шул: бер минут эчендә очучылар капкалар эченнән ике тапкыр елансыман хәрәкәт ясап үтәргә һәм вертикаль маневрлар ясарга тиеш. Быел маршрутка тагын бер капка өстәлгән. Шуларга өстәп, таләпләр үтәлмәгән очракта, хөкемдарлар җәзага да тартырга мөмкин, ә бу исә тагын берничә секунд өстәмә вакыт дигән сүз. Мәсәлән, тиешле биеклекне җыймаган өчен – 2, капка эченнән горизонталь рәвештә очмаганда – 2, судагы баганага (пилон) тигәндә, 3 секунд штраф вакыт өстәлә. Секундның меңнәрчә өлешләре өчен көрәшкәндә, бу штрафларның зыяны бик зур, алар җиңүче пьедесталыннан бик еракта калдырырга мөмин, шуңа күрә очучылар маневрларны бик чиста ясарга, таләпләрне үтәргә тырыша. Боларның бөтенесе зур тизлектә үтәлүен дә исәпкә алсак, катнашучыларның нинди югары профессиональ дәрәҗәдә булуын күзаллавы авыр түгел. 

Реклама

Беренче көнне узган ярышларда беренчелеккә Гонконгтан Кенни Чан ия булды, бу аның үз карьерасында дүртенче җиңүе. Якшәмбе көнне узган Cellendger ярышларының икенче Кубогын Германиядән Флориан Бергер яулады. Master классы этабының җиңүчесе — Япония очучысы Ёши Муроя. 

Red Bull Air Racе чемпионатының быелгы программасы үз эченә берничә этапны ала. Аның беренчесе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында февраль аенда узган иде, икенчесен Казан кабул итте. Ә йомгаклау өлеше Согуд Гарәбстанында булачак. Казанда узган этап һәм узган елгы ярышлар инде тарихта гына калды. Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вольф сүзләренчә, очучылар да бирегә тарихка керү өчен килгәннәрдер. «Әлеге очышларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы фонында узуына шатмын», – диде Вольф һәм бу чараны уздырырга булышучыларга рәхмәтен белдерде. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: