16+

Ректорлар үз хезмәт хакларыннан укучыларга гаджетлар бүләк итәчәк

Һәр ректор үз хезмәт хакыннан берәр гаджет алып бирергә вәгъдә итте. Беренче чиратта,  чыгарылыш сыйныф укучыларын кагыйртачакбыз. Бүген 11нче сыйныфта укучы 80ләп укучыга гаджет кирәк.

Ректорлар үз хезмәт хакларыннан укучыларга гаджетлар бүләк итәчәк

Һәр ректор үз хезмәт хакыннан берәр гаджет алып бирергә вәгъдә итте. Беренче чиратта,  чыгарылыш сыйныф укучыларын кагыйртачакбыз. Бүген 11нче сыйныфта укучы 80ләп укучыга гаджет кирәк.

Татарстанда дистанцион уку узган атнада ук башланды. Югары уку йортлары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары бу системаны сынарга инде өлгерде.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, әгәр дә яңа норматив документлар кабул ителмәсә, 6 апрельдән уку йортлары да, мәктәпләр дә дистанцион укуга керешәчәк. Бу өлкәдә ике проблема килеп чыгарга мөмкин икәнне дә яшермиләр. Беренчесе, укулар электрон форматка күчкәч, интернет бу көчәнешкә түзә алырмы икәнен төгәл әйтеп булмый. Мөгаен, беренче вакытларда тоткарлыклар да күзәтелер.

“Республикада 1400 мәктәп бар. Һәр мәктәпнең мөмкинлекләрен Цифрлаштыру министрлыгы һәм белгечләр белән йөреп, өйрәнеп чыктык. 190 мәктәптә техник мөмкинлекләр  яхшыртылды. Ләкин интернетның мөмкинлеге төрле. Без моңа әзерләнәбез.  Дөрес, моңа кадәр дә читтән торып белем бирү тәҗрибәсе бар иде. Кайбер олимпиадалар, факультатив дәресләр, онлайн курслар дистанцион формада эшләп килде. Тик хәзер, 5-10 процент укучыларны гына электрон формага күчерү түгел, барлык мәктәпләрне,  уку йортларын берьюлы 100 процент колачлау турында сүз бара. Бәлки кайбер мәктәпләргә берничә сменага бүленеп дистанцион белем алырга туры килер. Әлегә әйтеп булмый. Без бу процессны тиешенчә оештыра алуыбызда шигем юк",  – ди Рафис Борһанов. 

Икенче проблема - укучыларга гаджетлар җитеп бетмәү. Министр бу  мәсьәләдә үз мәктәбенә ярдәм итә алырдай иганәчеләр табылмасмы дип тә уйлый. Бигрәк тә авыл мәктәпләрен күздә тотып әйтә. “Күптән түгел генә КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкчелегендәге ректорлар советы белән сөйләшеп алдык. Һәр ректор үз хезмәт хакыннан берәр гаджет алып бирергә вәгъдә итте. Беренче чиратта,  чыгарылыш сыйныф укучыларын кагыйртачакбыз. Бүген 11нче сыйныфта укучы 80ләп укучыга гаджет кирәк. Ректорлар советы аларның яртысын компьютерлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Рәхмәт аларга”, –  диде министр. 

– Барысы да узар. Бер-беребезгә хөрмәт, мәхәббәт белән карыйк. Теләсә нинди вакыйгадан да файдалы сабак алырга була. Уку буенча гына түгел, беренче чиратта, бу хәлләр кабат бер-беребезне  ишетергә һәм тыңларга, аралашырга, гаиләгә белән булырга мөмкинлек бирә. Укытучыга - укучыны, укучыга укытучыны кайтарабыз. Педагогларның һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнү мөмкинлеге туа. Укытучылар  белем генә түгел, тәрбия дә бирә. Табиблар дәвалый, педагоглар дүшәмбедән укыта башлаячак. Бу хәлләргә оптимизм белән карыйк, – диде Рафис Борһанов.

Фото: http://mon.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading