16+

Республика клиник балалар хастаханәсендә «Подписка бүләк ит» акциясе узды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «Подписка бүләк ит» акциясе дәвам итә. Матур традиция буенча, быел да әлеге чарага Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре кушылды. Алар «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» кебек «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган басмаларны якыннарына, ветераннарга бүләк итте, үзләре дә язылды.

Республика клиник балалар хастаханәсендә «Подписка бүләк ит» акциясе узды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «Подписка бүләк ит» акциясе дәвам итә. Матур традиция буенча, быел да әлеге чарага Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре кушылды. Алар «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» кебек «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган басмаларны якыннарына, ветераннарга бүләк итте, үзләре дә язылды.

Республика балалар клиник хастаханәсенең ветераннар советы рәисе Дамира Галеева әйтүенчә, пенсиягә киткәндә, гадәттә, хезмәткәрләр курка. Ни дисәң дә, гади генә санитарканың да үз коридоры бар, ялга чыккач, ул үзен бушлыкка эләккәндәй хис итә. Республика балалар клиник хастаханәсендә исә ветераннарга аерым караш, аларны бәйрәмнәрдән калдырмыйлар. Бүген анда эшләп киткән 480ләп пенсиядәге кеше – коллективның аерылгысыз өлеше. Хастаханәнең һәр бүлеге үзенә беркетелгән ветераннарны кайгырта. Биредә урология бүлегендә 40 елдан артык эшләүче өлкән шәфкать туташы Сәрия Габдрахманова ел саен ветераннарга газета-журналлар яздыра. Ул үзе дә безнең даими укучыбыз, «Шәһри Казан» газетасының тугры дусты.
Хастаханәдә санитарка булып эшләп ялга чыккан, хәзер Лаешта яшәүче 85 яшьлек Кәшифә апа Садикова да быел газетабызга язылырга булган. Моңа кадәр аның күзләре начар күргән икән. Операция ясатканнан соң, хәле яхшырган, яраткан газетасын укый алу мөмкинлегенә сөенеп туя алмый, табибларга бик рәхмәтле.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин Роналд Макдоналд йортында балалар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәме кичәсендә дә катнашты, кечкенә пациентларга уенчыклар алу өчен 15 000 сумлык сертификат бүләк итте. Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчелегенә, матбугатка яздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен, рәхмәтен җиткерде.
– Медицинада актуаль булган, табиблар көрәш алып барган проблемаларга игътибар бирергә тырышабыз. Газета битләрендә укучыны төрле авырулардан саклый торган, кисәтүгә корылган материаллар күбрәк булсын иде дип телисе килә, – диде Андрей Кузьмин.
Хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев исә матбугатның укучыга тәэсире турында искәртте.
– Балалар бүген компьютер, гаджетлардан аерыла алмый. Дарвин теориясе буенча, кеше маймылдан барлыкка килгән. 15 яшьлек егетнең озак вакыт телефонда, планшетта утыру аркасында бөкрәя башлаганын күреп, әллә киредән маймылга әйләнү процессы барамы икән дип уйлап куясың, – дип, уйландыра торган фикерләр җиткерде Рафаэль Шәвәлиев.
Ул үзе дә берничә басмага язылды.
Журналистларга хастаханә эшчәнлеге белән танышу, пациентларның әти-әниләре белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылды. Быел хастаханәгә Росздравнадзор тарафыннан «Медицина хезмәтенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» турындагы беренче номерлы сертификат тапшырылган иде. Бүлекләрдәге җиһазларны, заманча технологияләрне күреп, чынлап та, биредә сыйфатка тел-теш тидерерлек түгел. Дәваланучы пациентларның әти-әниләре дә канәгать. Әнә баласы белән уйнап утырган Света ханым Ижаудан кадәр килгән. Хастаханә турында интернеттан укып белгән.
– Биредә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә, балага да монда ошый, үзеңне өйдә кебек хис итәсең, бик уңайлы, – ди.
Минзәлә районыннан Айгөл Таскаева хирургия бүлегендә кызы Риана белән дәвалана. Өч яшьлек балага операция ясаганнар.
– Ашау әйбәт, мин хәтта туганнарыма да: «Килеп йөрмәгез», – дидем. Монда барлык шартлар да тудырылган, балалар өчен уен мәйданчыклары бар, табиблар да ягымлы, – ди Айгөл.
Ул да түгел, шәфкать туташлары хирург Павел Токарев җитәкчелегендәге хирургия бүлеге табибларын мактап алды. «Нинди генә заманча технологияләр кулланылса да, пластик операцияләр вакытында күп нәрсә табибның осталыгыннан тора. Бездә хирургларның эшеннән соң хәтта кайчакта җөйләр дә сизелми», – ди алар.
Хастаханәнең китапханәсеннән тыш, һәр бүлектә диярлек «Укучылар почмагы» бар. Биредә теләгән кеше китап укый ала. «Кешене дәвалау ул – авыруны гына түгел, пациентны тулаем савыктыру, күңелне рухи яктан баету да», – ди табиблар. Республика балалар клиник хастаханәсе, заманча алымнарны кулланып, шул ук вакытта традицияләрне сакларга тырыша. Биредә «Без һәр баланы кайгыртабыз» дигән шигарь белән эшлиләр.
Төрле буын табибларын берләштергән, тәүлек буе эшли торган, иң катлаулы авыруларны да кабул иткән мондый хастаханә юкка гына Идел буе федераль округында да бердәнбер түгелдер.
«Подписка бүләк ит» акциясен Республика балалар клиник хастаханәсендә алга таба да даими уздырырга ниятлиләр. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә укучылар да хастаханә тормышы, табибларның эшчәнлеге турында тулырак укып белә ала, «Татмедиа» җәмгыятенең басмалары – табиблар, пациентлар, ветераннар өчен дә кадерле күчтәнәч.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading