Шәһри Казан

Республикада 1 мең никахка 531 аерылышу туры килә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Дөньяда катлаулы вәзгыять урнашуга карамастан, 2022 елда Татарстанда никах турында актлар теркәү 11,3 процентка, апостильләр бирелү 4,2 тапкыр арткан. Гади сүз белән әйткәндә, гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе өчен эш күп булган. 

- Татарстан Идел буе федераль округында туу турында һәм никах турында актлар теркәү буенча беренчелекне саклады. Шулай ук, республикабызда үлемнәрне теркәү саны да округта - иң түбән. Узган ел белән чагыштырганда аерылышулар 2,1 процентка кимү дә шатландыра, - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина. 

Республикада 1 мең никахка 531 аерылышу туры килә. Уңай динамика күзәтелсә дә, уйланырга урын шактый. 2022 елда аерылышу турында карарларның нибары 21 проценты гына ике якның ризалыгы белән үткән. Күпчелек карарлар суд ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Әтнәдә исә, барлык парлар суд карары нигезендә аерылган.

Балалар тәрбияләнгән гаиләләрдә аерылышуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Судка кадәр мөнәсәбәтләрдә кризис кичергән парларга булышу һәм гаиләне саклап калуга ярдәм күрсәтү мөһим, - дип билгеләгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Гаилә кыйммәтләрен саклау өчен республикада төрле бәйгеләр уза. Актаныш районында яшьләргә гаилә тормышы нечкәлекләрен аңлату өчен “Гаилә мәктәбе” проекты эшләп килә. 

Реклама

- Гаилә - милләт терәге. ЗАГС каршында дәресләр уза. Балаларга гаилә бәхете, яшәү һәм балага дөрес исем сайлау серләре чишелә. Суд залында гаиләне саклап калу кыен, шуның өчен проблеманы алдан күреп, барлык авыл җирлекләрендә хатын-кызлар белән  сөйләшүне максат итеп куябыз, - диде Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.

Алдан сөйләшү дөрес адым. Бәлки, хатын-кызлардан кала, бу әңгәмәгә гаилә башлыкларын да тартырга кирәктер. Гаилә ике кешедән башланганын онытмыйк. 

- Безнең төп уртак максатыбыз гаилә иминлеген саклап калу. Никахны рәсми рәвештә теркәү, җаваплы ата-аналар, күпбалалы гаиләләр белән бәйле кыйммәтләрне масскакүләм аңда раслау, - диде Гөлшат Нигъмәтуллина.

Илгизә Галиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: