16+

Республикада ике хуҗалыкның берсендә мал табибы булмаган районнар да бар

Узган елның ахыры ветеринарлар өчен тынычсыз узды. Берничә районда кош гриппы чыганаклары һәм кыргый дуңгызларда африка чумасы ачыкланды, туберкулез авыруы аркасында тулы бер мегаферма сыерларын иткә озатырга туры килде. Ә менә шулай ук куркыныч чир саналган лейкоздан арыну буенча республикада күрсәткечләр уңай.

Республикада ике хуҗалыкның берсендә мал табибы булмаган районнар да бар

Узган елның ахыры ветеринарлар өчен тынычсыз узды. Берничә районда кош гриппы чыганаклары һәм кыргый дуңгызларда африка чумасы ачыкланды, туберкулез авыруы аркасында тулы бер мегаферма сыерларын иткә озатырга туры килде. Ә менә шулай ук куркыныч чир саналган лейкоздан арыну буенча республикада күрсәткечләр уңай.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, ел әйләнәсендә ветеринария хезмәте дүрт миллион ярым профилактик вакцинация һәм якынча шуның кадәр үк диагностик тикшеренү уздырган.
– Буа, Мөслим, Чүпрәле һәм Яшел Үзәндә теркәлгән кош гриппы таралуның төп сәбәбе ачыкланды, ул профилактика чаралары күрелмәү, кошларны ябык булмаган биналарда тоту һәм сулыкларга чыгару аркасында килеп чыккан. Инфекция таралмасын өчен авыру чыганаклары вакытында юк ителде, – дип сөйләде ул коллегия утырышында.
Кыргый кабаннар арасында африка чумасы таралу сәбәпле, аларның санын ачыклау эшләре алып барылган. Бүгенге көнгә республикада 1900 баш кыргый дуңгыз исәпкә алынган. Чир таралу куркынычы кала бирә, чөнки вирус кыргый фаунага таралырга өлгергән, дип кисәтте спикер.

Котыру чире очраклары исә узган елгыдан 13кә күбрәк теркәлгән. 2015 ел белән чагыштырганда, авыру 9 тапкырга кимегән.
Лейкоз авыруы белән көрәш дәвам итә. 2019 ел белән чагыштырганда, 2,4 процентка кимегән. Алмаз Хисаметдинов мөгезле эре терлекне лейкоздан сәламәтләндерү арындыру буенча иң уңышлы эшләүче районнарны атап үтте. Алар – Балтач, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче һәм Арча. Ютазы, Зәй, Тукай, Сарман районнары да узган елны актив эшләгән. Кама Тамагы, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Әлки тискәре динамика күрсәткән. Моңа аеруча зур басым ясап, лейкозны ел саен өч процентка киметү бурычын куйды баш ветеринар.

Чыгышы барышында ул кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен дә искә алды. Ике хуҗалыкның берсендә мал табибы булмаган районнар да бар икән. Аерым алганда, Чүпрәле, Чистай, Кукмара, Балтач, Сабада кадрлар белән проблема юк.
– Уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең авылга эшкә китәргә теләкләре юк. 2020 елны Ветеринария академиясендә укып чыккан 114 студентның 43е генә авылга киткән. Хуҗалык башлыкларына югары курс студентларын хәзердән үк үзләренә эшкә җәлеп итә башларга кирәк, диде Алмаз Хисаметдинов.  

Утырышта катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров узган ел терлекләр арасында таралган инфекцияле авырулар аркасында республикага килгән икътисади зыянның бик зур булуын билгеләп, авырулар таралмасын өчен бөтен профилактик чараларны күрергә кирәклеген әйтте. Лейкоз авыруыннан арыну өчен дә максатчан эшләргә кушты.  
– Бу проблемалар белән максатчан шөгыльләнмәсәң, нәтиҗә булмаячак. Аның белән район башлыгыннан алып дәүләт ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы идарәсе шөгыльләнергә тиеш. Бу структуралар арасында элемтә булмаса,алар үзара килешенеп эшләнмәсә, нәтиҗәсе дә юк. Бу уңайдан юл картасын эшләргә кирәк. Әмма әле булганы да үтәлми. Терлекчелек мәсьәләләре буенча һәр ай киңәшмә үткәреп, артта калган ун район аеруча игътибар үзәгендә булачак, – диде ул.

Коллегия утырышында Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе дә узган елга нәтиҗә ясады. Идарә җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев сүзләренчә, 2020 елда ике меңгә якын контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелеп, 978 карар чыгарылган, закон бозучыларга 16 млн сумнан артык штраф салынган. Идарә белгечләре кулланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен дә ачыклаган. 107 мең гектардан артык җир файдаланылмый.
– Бүгенге көндә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, администрацияләр һәм Татарстан прокуратурасы белән берлектә 36 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде. Дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә 650 тикшерү чарасы үткәрелеп, 1300 җир законын бозу очрагы теркәлде, – диде ул.

Фото: http://agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading