16+

Республикакүләм ифтарга килүчеләргә Коръән басмасы бүләк ителәчәк

Казан мәктәбендә фаҗигале вакыйга килеп чыгу сәбәпле, "Казан Экспо" күргәзмәләр залында уза торган IX республикакүләм ифтар программасына үзгәрешләр кертелгән. Республиканың төрле районнарыннан килгән вәкилләр, мөфти белән бергә, һәлак булучылар рухына дога кылачак, яраланучыларга Аллаһтан шифа бирүен сораячак.

Хәзрәтләр дә вәгазьләрендә матәм темасына сөйләячәк. Моннан тыш, республикакүләм ифтарның мәгълүмати материалларына матәм тасмалары төшерелгән – алар һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләрнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашу йөзеннән урнаштырылган. 

Республикакүләм ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп кушылыр дип көтелә. Бөтен республикадан җыелган 5 мең мөселман аның белән бергә, социаль аралыкны саклап, мөфти Камил хәзрәткә ияреп ахшам намазын укыячак. 

Аннан соң ифтарда катнашучылар бергәләшеп авыз ача. Менюга пылау, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печеньелар, «Бал-май» татар милли ризыгы һәм төрле чикләвекләр кергән. Ифтарга азык әзерләү өчен 3 тонна ит (сыер ите), 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 500 кг чәк-чәк, 600 кг чикләвек, 300 кг печенье, шулай ук су һәм җимеш сулары сатып алынган.

Оештыручылар республикакүләм ифтары истәлеге итеп барлык катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Коръән басмасын бүләк итәчәк.
Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading