Шәһри Казан

Резедә Исхакова: “Минем миссия – бозымны алу”

Резедә Исхакова исеме эстрада артистлары, телевидение алып баручылары, журналистлар арасында бик популяр. Аны әүлия диләр. Резедә апа - Аллаһы Тәгалә иңдергән сәләте белән кешеләрне дәвалаган намаздагы татар хатыны. Тумышы белән ул Әлки районыннан.

- Резедә апа, намазга кайчан бастыгыз?

- Әни үлгәч, дингә килдем. Миңа 32 яшь иде. Әни исән чагында Ихлас сүрәсен (Колхуалла) өйрәтеп калдырды. Дәү әнинең тәһарәт алу тәртибе дә истә иде. Дәү әни - мәдрәсә тәмамлаган бик укымышлы кеше иде. Шулай итеп, ун тапкыр “Әгүзе билләһи минәш-шайтанир-раҗим бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим”ны һәм өч тапкыр Ихлас сүрәсен укып, әнигә багышладым. Шуннан әнине төштә күрдем. Ятагы да, киеме дә ап-ак иде. “Йокым килә” дип йокыга китте. Бу догаларны атна саен җомга көнне укый торган булдым, әни атна саен төшкә керә иде. Соңгысында елмаеп, бик матур булып керде.

- Догаларны ничек өйрәндегез?

- Нурлат районында (иремнең туган ягы) яшәүче Нургаян әби өйрәтте. Бервакыт Нургаян әби күрше авылда яшәүче Срур әбинең хәлен белеп кайтуымны сорады. Барсам, Срур әби урын өстендә ята. Аны тәрбияли башладым. Ул вакытта икенче балама бер генә яшь иде әле. Срур әбинең киемнәрен өйгә алып кайтып юа идем. Ашарга да илтә идем. Срур әби миңа дини китапларын бирде. Гарәпчә укырга өйрәндем. Беренче тапкыр Кадер кичәсен Срур әбидән кайтканда сиздем. Рамазан ае, кыш көне иде. Ул төнне намаз укыдым. Фәрештәләр мине иртәнге намазга шакылдатып уята иде. Дингә басуым аркасында бик күп кыенлыклар күрергә туры килде. Артымнан мыскыл итеп көлеп калалар иде. 

- Кешеләрне дәвалау сәләте кайчан барлыкка килде?

- 45 яшемдә лепкә сөяге ачылды. Төш күрдем. Пәйгамбәр Гайсә гәләйсәлам заманы икән. Иерусалимда икән без. Имеш, мин – ире сугышта үлгән өч балалы хатын. Гайсәгәләйсәлам дога укып йөри, кешеләр аның кулына сәдака бирә. Кулымда – шул замандагы өч акча. Өчесен дә аңа бирдем. Ул дога кылып, миңа шушы сәләтне бирде. Кешеләр: “ник аңа дога кыласың, без бит күбрәк акча бирдек?” - диде. “Сез артыгын бирдегез, ә ул соңгысын бирде”, - диде. Бу Пәйгамбәр христиан динендә, мин Гайсәгәләйсәлам рухиятеннән. Шуңа да фәрештәләр минем белән русча сөйләшә. 

- Иң беренче кемне дәваладыгыз?

- Казанга килгәч, бер гаиләдә бала карап тордым. Ул балада серебраль паралич иде. Шул баланың аягына массаж ясадым. Бер яше тулгач, утыра башлады. Бер айдан тәпи китте. Дүрт ай эчендә булды бу хәлләр. Аннары улымны дәваладым, ашказанында гастрит иде. Терелеп армиягә китте. Шуннан соң кешеләрне кабул итә башладым. Кешене кабул иткән, рухи яктан камилләшә барган саен көчем арта барды. 

- Аларның чирләре сезгә күчмиме?

- Фәрештәләр бөтен чирне лепкә сөяге аша чыгара. 

- Үзегезнең чирләгәнегез бармы?

- Әлбәттә. Сынауларсыз алга таба үсеп булмый. “Ничек намаз укырмын инде?” - дигәч, фәрештәләр: “Без сине дәвалыйбыз, борчылма”, - диләр.

- Ни өчен кеше бозым ясый?

- Нәфесне җиңә алмый. Хөсетлек көчле. Туганнар арасында да бар ул күренеш. Хәтта үз анасын үтерүчеләр дә бар. Фатир алу өчен һәм башка сәбәпләр белән. Аллаһы Тәгаләне сөендергән, шайтанның ачуын чыгарган нәрсә ул – кешегә изгелек кылу. 

- Бозым чыгарудан тыш, авыруларны да дәвалыйсыз бит әле...

Реклама

- Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дәвалыйбыз. Бер хатынның үпкәсендә яман шеш иде. Табиблар аны үлә дип өенә кайтарган. Без фәрештәләр белән аны үлемнән коткардык. Шөкер, ул әле дә яши. Балага уза алмаган бик күп хатын-кызларны дәваладык. Быел коронавирус йоктырган кешеләр күп килде. Барысын да аякка бастырдык.

- Әгәр кешенең гомере беткән булса?

- Мине реанимацияләргә алып барганнары бар. Әгәр кешенең гомере беткән икән, “аны дәвалама, исәнлек сорап дога да кылма” дип әйтә фәрештәләр. Дога укый башласам, “үлә ул, үлә” дип кычкыра фәрештәләр. Бервакыт бер хатын аягыма егылып сорагач, дога укыган идем, Аллаһы Тәгалә җәза бирде. Ялгышкан чаклар да була. Андый вакытта фәрештәләр: “Синең яктан бу зур түбәнчелек”, - ди әйтә. Бөтен җирдә йөреп беткәннән соң, беркая да дәвалап булмагач, миңа киләләр. Табиблар да килә. 

- Әшәке кешеләрне сизәсезме?

- Сизелә. Безгә хәтта сихерчеләр дә килә. Фәрештәләр аны сиздерә. Нинди ният белән килгәннәрен белеп торам. Сихерчеләрнең җаны юк, алар белән шайтан идарә итә. 

- “Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма”, диләр...

- Мин - күрәзәче түгел. Мин кешеләрне дәвалыйм, кешеләргә ярдәм итәм. Минем миссия – бозымны алу. Бу сәләтне миңа Аллаһы Тәгалә иңдергән. Халык моның карәмәт (Әүлия, изге кешеләр генә күрсәтә торган гайре табигый хәл) икәнен аңлап килә.

- Шулай да кеше киләчәген сорап киләдер бит?

- Имтихан алдыннан студентлар килгәли. Аларга нинди билет, нинди сорау булачагын һәм нинди билге алачагын да әйтәм. 

- Үзегезнең киләчәкне беләсезме?

- Беләм. Мин бу дөньяда җиде үзәнлек аша үтәргә тиеш. Мин күптәннән инде ихсанда. Хәзер мин дүртенче үзәнлек аша узам. 

- Дәвалаган өчен акча сорыйсызмы? 

- Юк, әлбәттә. Кешедән акча сорап алу дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән бирә.

- Нәрсә ашыйсыз? Гомумән, ничек яшисез?

- Мин тулысынча Аллаһы Тәгалә карамагында, ул мине һәр яктан тәэмин итеп тора. Рухи яктан камилләшә барган саен рационнан гел берәр ризык алына. Иң беренче булып Аллаһы Тәгалә баллы ризыктан тыйды. Элеккеге чагым белән чагыштырганда, мин бик үзгәрдем. Нәфес белән идарә итәм. Минем режим да хәтта кешенеке төсле түгел. Кичке сәгать 10да йокыдан торам, ә кешеләр йокларга ята. Төне буе намаз укыйм. Бик күп догаларны Аллаһы Тәгалә башыма үзе кертте, мин ятламадым. Бу да, кешеләрне дәвалау карәмәте дә – Аллаһы Тәгалә бүләге. Әлеге сәләтем артсын өчен күрү сәләте дә яхшыра бара. Бу юлда бик күп сынаулар аша үтәргә туры килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: