16+

Резеда Сәләхова: «Мин тамада түгел»

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы актрисасы Резеда Сәләхованы тамашачы, театр эшчәнлегеннән тыш, төрле мәртәбәле чаралар алып баручы буларак белә. Моннан тыш, ул яшь парларның никахларын рәсмиләштерүче дә икән әле.

- Никахларны терки башлавым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Танышларыбыз “татар телендә туебызны рәсмиләштерүче кирәк, син бул әле”, диделәр дә, мин ризалаштым. Алты-җиде ел элек бу кәсеп киң таралмаган иде бит әле. Дуслар өчен генә башланган эш, менә шулай сарафан радиосы аша таралды. Хәзер чакырсалар, вакыт булганда, алып барам.

- Кайбер тамадалар мин беренче карашка парларның никахы озын гомерле булырмы, юкмы икәнен аңлыйм инде, ди. Сезнең шулай булганы бармы?
- Беренчедән, мин тамада түгел, икенчедән, бу өлкәдә әле тәҗрибәм бик аз. Алай тәҗрибәле тамадалар кебек егет-белән кызның күзенә карап, “болар озак тормаслар инде” дип әйткәнем дә, уйлаганым да юк. Тормыш ул без дигәнчә генә бармый. Парларның ничек яшисен Аллаһ Тәгаләдән башка берәү дә белми. Әле әти-әниең белергә мөмкин, алар бер вакытта да ялгышмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading