16+

Рифат Фәттахов: «Мәскәүдән чак-көчкә кайтып җиттем»

Кичә Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов инстаграмдагы сәхифәсендә Мәскәүдә яшәүче сеңлесе Файлә белән фотосын урнаштырган иде.

Рифат Фәттахов: «Мәскәүдән чак-көчкә кайтып җиттем»

Кичә Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов инстаграмдагы сәхифәсендә Мәскәүдә яшәүче сеңлесе Файлә белән фотосын урнаштырган иде.

«Бүген Мәскәүгә килдем, эшләремне эшлим дә, үзе җаем белән генә самолетка билет алып кайтам дип уйлаган идем. Тот капчыгыңны, әзерләп куйганнар ди монда сиңа билет! Казанга бер билет юк! Ни самолетка, ни поездга. Футбол җанатарлары кырып-себереп алып бетергән: иртәгә Казанда футбол! Көч-хәл белән, Казан аша безнең фонд егетләре иртәгәгә бер билет оештырып җибәрделәр, рәхмәт үзләренә! Аның каравы, Мәскәүдә яшәүче сеңлем Файләгә килеп кунак булдым, үзебезнең фирменный мишәр пәрәмәчләре белән сыйландым, сагынылган. Бу дөньяда шулай инде: һәрнәрсәнең ике ягы», – дип язган ул.

– Бүген кайтып җиттем. Билетны чыннан да чак-көчкә алдык, – диде Рифат Фәттахов «ШК» хәбәрчесенә. – Мәскәүгә самолет билетын барырга бер көн кала 3000 сумга алган идем, кайтканда 26000 сумга төште! Поездга да билет юк. Мәскәү кунакханәләрендә урын юк. Самолетта пассажирларның 97 проценты чит ил җанатарлары иде. Бразилиялеләр иде бугай, рәвеш-кыяфәтләреннән шулай чамаладым. Бераз уңайсызлыклар кичерсәм дә, Казаныбыз өчен сөендем. Чемпионат кебек мондый вакыйга тагын кайчан була әле!

Фото: www.instagram.com/r_fattakhov_

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading