16+

Рифат Фәттахов Салават белән Элвин Грей арасындагы мөнәсәбәтләргә фәнни-фәлсәфи аңлатма бирде

Салават һәм Элвин Грей арасындагы бәхәснең асылы нидә? Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рифат Фәттахов бу мәсьәләгә карата фикерен җиткерде.

Салават һәм Элвин Грей арасындагы бәхәснең асылы нидә? Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рифат Фәттахов бу мәсьәләгә карата фикерен җиткерде.

-Салават узган гасырның 80-90 елларында татар эстрадасына килде һәм шулай ук революция ясады. Рәшит Ваһаповлар, соңрак Илһам Шакировлар, Хәйдәр Бигичевлар тарафыннан профессионализмның иң югары баскычына күтәрелгән татар эстрадасын тотты да, үзешчәнлек юлына борып җибәрде. Бу безгә ошыймы-ошамыймы, килешәбезме-килешмибезме — монысы икенче әйбер. Әмма Салават безнең шул бөекләребез алып барган юлны борып  җибәрә алды. Ул да революционер, - дип саный Рифат әфәнде. 

Хәзерге вакытта халык теленнән төшмәгән, яхшы яктан да, начар яктан да сөйләнелгән Элвин Грейны Рифат Фәттахов бөтенләй башка формат җырчы дип атады. 

-Ул да революционер. Ә революционерлар һәрвакыт берсен-берсе күрә алмый. Бу конфликтның бер ягы. Салават Элвин Грей хакында : “Болай җырламыйлар”, диде. Мин Казанга 1984 елда килдем. Иң беренче булып Казанда танышкан кешем Зәйнәп Шәйхи кызы Хәйруллина иде. Ул бик озак еллар радиода эшләгән, заманында “гроза” булган кеше. Ул Рәшит Ваһаповны яхшы белгән кеше. Салават турында да ул “Болай җырларга ярамый”, дия иде. Әмма аңа карап кына Салават җырлаудан туктамады. Салаватның Элвин Грей турында әйтүеннән генә Элвин Грей да туктамый. Без буыннар арасындагы конфликтка килеп тукталабыз. Бу бик табигый әйбер. Бу бернинди зур фаҗига түгел, фән тарафыннан аңлашыла. Әмма бик зур социаль, иҗтимагый проблема да, - ди фәлсәфә фәннәре кандидаты. 

Әлеге конфликтларны йомшартырга һәм моның өчен аларны фәнни яктан өйрәнергә кирәк, дигән фикердә Рифат Фәттахов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading