16+

Римма Ибраһимованы нигә долларга тиңлиләр?

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчылар хөрмәтенә агач утырту традициясен дәвам иттереп, бакчасын тагын бер чыршыга баетты. Хәзер анда чыршылар кебек мәңге яшь һәм чибәр Римма Ибраһимованың да агачы бар.

Римма Ибраһимованы нигә долларга тиңлиләр?

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчылар хөрмәтенә агач утырту традициясен дәвам иттереп, бакчасын тагын бер чыршыга баетты. Хәзер анда чыршылар кебек мәңге яшь һәм чибәр Римма Ибраһимованың да агачы бар.

Фердинанд Сәләхов консерваториянең 5нче курсында укыганда, Римма Ибраһимова бригадасында эшли башлаган.

– Әгәр дә мин ниндидер бер шаблон белән, җәнҗалсыз, итагатьле итеп эшлим икән – болар барысы да Римма Ибраһимовадан алынган. Ул тыныч, бер кайчан тавыш күтәрмәс. Мин Риммага чиксез рәхмәтле. Бүген без агач утыртабыз, әмма ул урман булсын. Чөнки синең кылган гамәлләрең – урман кебек, мәңгелек. Син 50 ел сәхнәдә. Бу күпләр өчен үрнәк. Сәхнәдән ир-егетлек югалды һәм хатын-кызлык югалды. Күбесе чишенергә тырыша. Ә кая китте безнең Зөһрә Сәхәбиева, Римма Ибраһимова, Әлфия Авзалова, Рабига Сибгатуллинадан күчеп килгән, безгә мирас булып калган итагатьлелек? Бу татар хатын-кызының символикасы булып торган, алар һәрвакыт татар хатын-кызының йөзен күрсәттеләр. Ә хәзерге яшьләрнең күбесе өчен оялырга туры килә, – ди Фердинанд Сәлахов.

Алар сәнгатьтә, кешелеклелектә эталон булып калды. Без моның белән горурланып сөйлибез, - ди Римма Ибраһимованың сәхнә дусты.

Танылган баянчы Кирам Сатиев та җырчыны мәңге яшь чыршыга тиңләде.
– Өч әйбер үзгәрми. Чыршы – ул мәңге яшь, икенчесе Америка доллары – һәрвакыт яшел һәм өченчесе Римма ханым. Без аның белән 40 ел элек филармониядә эшли башлаган идек һәм ул хәзер дә шундый, - дип шаяртты баянчы агач утырту тантанасында.

Филармония бакчасында агач утырту традициясе мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан барлыкка килде. Хәзер паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан (Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Булат Балтанов, Хәмдүнә Тимергалиева) һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр (Габдулла Тукай, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Натан Рахлин, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Илгиз Мәҗитов, Марат Таҗетдинов) истәлегенә атап утыртылган 17 агач үсә.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading