17 яшендә Римма «солянка» концертларында чыгыш ясый башлый. Шул чагында аны Илфак әфәнде күреп кала да инде. Очраклы гына очрашу Римманың тормышын тулысынча үзгәртә диярлек.
– Ноябрь айлары булгандыр. Илфак абый минем телефонны алып калды. Февраль айларында ул миңа шалтыратты. Алар белән бер концертка бардым һәм нәтиҗәдә, 10 елга алар төркемендә калдым. Илсөя апаның уң кулы идем. Киендерү-чишендерү, грим минем өстә булды. Нариманны үстерергә дә ярдәм иттем. Алар икенче гаиләм кебек иде, – дип искә ала ул вакытларны Римма Никитина.
Илсөя Бәдретдинова сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми, ди җырчы кыз.
– Эшсез калганнан соң, «Айфара» белән эшли башладым. Аларның аппаратурасы бар иде. Үзем администратор булып йөреп, 13 концерт билгеләдем. Нәтиҗәдә, алар ике концертта чыгыш ясады да, Балтачта концерт көнне Алмаз («Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин. – Л.Л.): «Синең белән эшләмим, концертка бармыйм. Миңа тулы зал кирәк», – диде. Мин Балтачка шалтыраттым, андагы билет сатучы апа: «Зинһар, концертыгызны күчермәгез. Сезгә кадәр булган «солянка»га билет алмыйча, халык сезгә алды», – дигәч, бардык. Беренче җырны җырладым да, кемнәр «Айфара»га билет алган, чыгып китә аласыз. «Тулы зал булмаганга килмим», – дип әйтергә кушты дидем. Шулай эшли башладым да, – ди Римма, шәхси концертларын эшли башлавын искә төшереп.
Булмый синнән дисәләр дә, Чаллыда ул хәтта 600 кешелек зал тутыра. Бөтен җирдә дә акча эшли алмаса да, кайчагында «минуска» китсә дә, барыбер үзенекен итә: ел дәвамында концертлар куя, тамашачы җыя, исемен таныта. Концертларына күбрәк яшьләр йөргәнен аңлаганнан соң, ул клубларда концерт бирә башлый. Хәзер исә ди-джей белән генә чыгыш ясауны өстенрәк күрә Римма. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен дә чыгыш ясый.
– Татарстанда халыкның сайлау мөмкинлеге бар, чөнки артистлар һәм концертлар күп. Екатеринбург якларына чыгасың, анда бөтенләй башка төрле тамашачы. Ике тапкыр Камчаткада концерт бирдем. Анда сине Мадоннаны каршы алган кебек каршылыйлар, – ди җырчы. Тик Әтнәдә үзенең 17 кешегә концерт куйганын да онытмый.
«Мине банкетлар күтәрде»
Ул үзен банкетларда җырлап танылу алдым, дип саный. Җырчы кеше банкетта чыгыш ясарга тиеш түгел дигән сүзне дә кабул итми.
– Банкетта кеше сине истә калдыра. Мөнир Рахмаев белән дә банкетларда еш очрашабыз. Ул да, банкетлар аша танылу алдым, ди. Әгәр опера җырчысы булсам, концертларда гына чыгыш ясар идем. Үземнең банкетта һәм дискотекаларда чыгыш ясый торган җырчы булуымны яшермим. Моның начарлыгын күрмим.
...Кияүгә чыгып, бала тапканнан соң, Римма сәхнәдән китәм, ди. «Чакырганда, бер-ике җыр гына җырлап китәрмен бәлки. Әмма үземне тулысынча гаиләмә багышлыйсым килә», – дип, планнары хакында сөйләде җырчы. Гаилә, тәрбия турында фикерләре белән дә бүлеште.
– Баланың балачагы булырга, ул бакчага йөрергә тиеш. Әмма иремнең нинди кеше булуы әлегә билгесез бит. Бәлки ул да иҗат кешесе булыр да, баланы үзең белән йөртергә туры килер... Белеп булмый. Тик иҗат кешесе белән яшәргә теләмәс идем, – ди Римма.
Аның апасының да, абыйсының да тормыш иптәшләре – керәшеннәр. Римма да христиан динен тота. Әмма татар кешесенә кияүгә чыккан очракта, балаларым ислам динендә булачак, чөнки гаиләдә ир кеше баш булырга тиеш, дигән фикердә ул.
«Үлемнән дә авыр нәрсә юк»
Ходайга да җырчы еш мөрәҗәгать итә. Иң күп очракта исәнлек, эшләрен башкарып чыгарга көч һәм якыннарының янда булуын сорый.
– Дөньяда бар нәрсәне дә эшләп, булдырып була. Иң мөһиме – үлем булмасын. Мин 31 яшемә җитеп, бик күп якын кешеләремне югалттым. Әтием вафат булды. Машина белән бәрелеп, ике дус кызымның гомере өзелде. Егетем юл һәлакәтендә үлде. Иң авыр нәрсә ул – үлем. Аңардан да авыррагы юк, – ди җырчы.
Комментарийлар