16+

Ришат Төхвәтуллин концертында Гөлназ Асаева нигә катнашмаган?

Кичә “Пирамида” концертлар залында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллиның юбилей концерты узды.

Ришат Төхвәтуллин концертында Гөлназ Асаева нигә катнашмаган?

Кичә “Пирамида” концертлар залында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллиның юбилей концерты узды.

Зәвыклы тамашачы Ришат башкаруындагы халык көйләрен, сыйфатлы җырларны рәхәтләнеп тыңлап ләззәт алса, “Фәйзи Гаскәров” исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең биюләрен карап хозурланды. Җырчы туган җиренә, туган теленә булган мәхәббәтен, әти-әнисенә, укытучыларына зур рәхмәт хисләрен җырга төреп бирә алды.
 
Концертка әзерлек җиңел булмады, чөнки бу өр-яңа программа иде. Репетицияләргә дә вакыт аз булды. Шулай да концертта тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин бала чактан ук карап, иҗатларын күзәтеп барган “Фәйзи Гаскәров” бию ансамбленең концертта катнашуы минем өчен зур дәрәҗә иде. “Пирамида” залында узган тамашаларда, гадәттә, халык сүлпәнрәк, пассиврак була торган иде, тик бүген бу залга минем үз тамашачыларым җыелган иде. Алар авызыма гына карап торды, – диде Ришат концерт тәмамланганнан соң.
     
Концертта җырчының иҗатташ дуслары Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина да катнашты. Тамашаның кульминацион ноктасы Филүс белән Ришатның Илһам Шакиров репертуарындагы “Сандугач” җырын башкаруы булды. Егетләр әлеге җырчы искиткеч итеп башкарды. Тамашачылар арасында аларны хәтта аягурә басып алкышлаучылар да булды. Әлеге чыгышны символик мәгънәгә ия дип тә әйтергә мөмкин. “Ришат белән Филүс бөек җырчының юлын дәвам итүчеләр”, – дигән фикерне берничә тамашачыдан ишетергә туры килде.  
     
Моннан тыш, концертта Ришатның әнисе Розалия ханым да җырлады.  
Концерт алдыннан узган матбугат очрашуында җырчы тамашада Гөлназ Асаеваның катнашачагын да әйткән иде. Тик Гөлназ юбилей концертында катнашмады. Моның сәбәбен Ришатның үзеннән сорадык.  
Бу турыда аның үзеннән сорагыз. Аның башында нинди уйлардыр, белмим. Моннан соң минем авыздан аның турында бер сүз дә ишетмәссез. Аңа кагылышлы бер сорауга да җавап бирә алмыйм. Уфа концертында катнашты ул. Ә бүген концертыма килмәвендә минем бер гаебем дә юк. Аның булмавын үзем дә “Пирамида”га килгәч кенә белдем, – диде Ришат.

Гөлназ Асаеваның үзенә шалтыраткач, аның безнең белән сөйләшергә теләмәве аңлашылды. Шулай булгач, вәгъдә итеп тә, хезмәттәшенең концертында катнашмавы безгә сер булып кала.     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уфадагы кебек колэсегез килде мени?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уфада нэрсэ булган иде?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Илхам шакировка тинлэу тыйнаксызлык. Дэвамчы итергэ ашыкмагыз, зинхар. Ул боёк жырчыдагы МОН юк аларда. Матур Тавыш Хэм техника.

        Мөһим

        loading