16+

Ришат Төхвәтуллинның абыйсы: «Ришатка әнигә охшаган кыз кирәк»

Ришат Төхвәтуллинның Казанда узган концертларына бертуган абыйсы Ринат Төхвәтуллин да килгән иде. «ШК» хәбәрчесе аның белән сөйләште.

Ришат Төхвәтуллинның абыйсы: «Ришатка әнигә охшаган кыз кирәк»

Ришат Төхвәтуллинның Казанда узган концертларына бертуган абыйсы Ринат Төхвәтуллин да килгән иде. «ШК» хәбәрчесе аның белән сөйләште.

- Концертны башыннан ахырына кадәр бик дулкынланып, шатланып карадым. Хәтта хис-тойгыларымны сүзләр белән аңлатып та бирә алмыйм. Үзем концертны карыйм, үзем күңелемнән Ходай Тәгаләгә рәхмәтләр укып утырам. Авыл баласы шушылай Казанга килеп, үз тырышлыгы белән иҗат итеп, заллар тутырып концерт куя. Энемне яраткан тамашачыга рәхмәтләр укып, бәхетле тойгылар белән утырдым. Башка концертларында булсак та, Казандагысын беренче тапкыр каравыбыз. Гаилә, балалар белән махсус килдек, чөнки Ришат үзе дә: “Казан концерты бөтенләй башка төрле. Анда тамашачы да башка. Яратып каршы алалар”, - дип әйтә иде. Мин моны чыннан да үзем сиздем. Залда бөтенләй башка аура, атмосфера. Сирәк кенә булса да башка артистларның да концертларына барырга туры килә. Гадәттә, ахыргы җырны җырлап бетергәнче, халык киемнәрен алырга йөгерә. Ә монда пәрдә ябылганчыга кадәр бер кеше дә кыймшанмады. Бу, миңа калса, күп нәрсә турында сөйли, - диде ул.

Ринат Төхвәтуллин әйтүенчә, Ришат кечкенә вакытта ук шаян, шук булган.
- Мин абый кеше буларак, сабыррак, тыйнаграк булдым. Аңа да гел “очынма, акыллы бул” дип әйтә идем. Хәзер дә ул концерт турында фикер алышулар булса, авырлыкларын әйтми калдыра, безне борчымаска тырыша. Бары тик яхшы моментларны гына телгә ала.   

- Ришатның сезнең турында: “Абый миңа гел киңәшләрен бирә иде”, - дип әйткәне бар. Хәзер сез аңа нинди киңәшләр бирәсез?
- Аның дөньясы җиткән инде. Матди яктан да ныклап аягында басып тора. Фатиры, машинасы, йорты бар. Аңа хәзер иң зур теләк: әнигә охшаган акыллы тормыш иптәше очратып, матур итеп гаилә кору. Әти-әниләр, үзе сау-сәламәт булып, бер-беребезгә терәк булып, сөенеп кенә яшисе кала.

 Ришат үзе абыйсы турында менә нәрсәләр әйтте.
-  Авылда әти-әни маллар тота.  Алар өйдән чыгып китсә, мал-туар карарга абыйлар кала иде. Бу юлы әниләр беренче көнге концертны карады да, кайтып киттеләр. Абыйлар килде. Аның алдында концерт кую тагын да җаваплырак, чөнки ул һәрвакыт миңа дөресен әйтә. Абый бу өлкәне аңлый торган кеше. Авыр икәнен дә белә. Ул да, әти-әни кебек тыныч кына концерт карап утыра алмый,  - дип елмайды Ришат.

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X