16+

Ркаил Зәйдулла: "Көлке түгел, еларга кирәк" (Татарстан Дәүләт Советы утырышында ясалган чыгыш)

"Ә бүген инде “татар мәгарифе” дигән сүзне куллану үзе үк көлке... Хәер, нинди көлке, еларга кирәк. Телебезне яклый, саклый алмауда үз гаебебезне дә инкарь итеп булмый...", ди халык шагыйре.

Ркаил Зәйдулла: "Көлке түгел, еларга кирәк" (Татарстан Дәүләт Советы утырышында ясалган чыгыш)

"Ә бүген инде “татар мәгарифе” дигән сүзне куллану үзе үк көлке... Хәер, нинди көлке, еларга кирәк. Телебезне яклый, саклый алмауда үз гаебебезне дә инкарь итеп булмый...", ди халык шагыйре.

Мин үткән сессияләрнең берсендә татар теленең мәктәпләрдәге аянычлы хәле турында сөйләгән идем инде. Әлбәттә, берни дә үзгәрмәде, киресенчә, телебезнең даирәсе торган саен кысыла гына бара. Менә тагын Татарстан прокуратурасының 28 январьдагы № 21-24-2020 әмере белән мәктәпләрдә тикшерүләр башланган.  Татарстан мәктәпләрендә бу тикшерүләр 06 февральдән 04 мартка кадәр дәвам итәчәк. 

Проверяют “соответствие локальных актов школы, определяющих языки образования федеральному и региональному законадательству.”

Хикмәт нәрсәдә? Нигә мондый өзлексез тикшерүләр? Минем белүемчә, мондый хәл бүтән бер генә милли республикада да, өлкәләрдә дә юк. Мин хәтта Якутия-Сахадагы коллегаларга да чылтыраттым. Инде сезгә хәзер бер татар теле укытучысының “Солнце”  мәктәбе директоры Павел Шмаковка язган хатын укыйм. Мин аны интернеттан алдым.

"Здравствуйте, Павел Анатольевич. Мне хочется узнать, как в Вашей школе обстановка на счет татарского языка. Я 33 года работаю в школе и такого издевательства, наверно, уже не выдержу. На днях нам велели менять рабочие программы, ктп (ягъни календарный тематический план), т.е выезжает прокуратура по школам и будет проверять правильно ли составлены наши документы, которых приняли в августе под росписью директора, завуча. Это еще не все. Надо переводить и темы, и дом. задания в электронном журнале. Надо будет переделать образовательную программу, заявление родителей и т.д и т.п. Мы уже по состоянию здоровья это не выдержим. Теперь предстоит нам огромная работа. Я уже не знаю, к кому обратиться. Как вы считаете, правильно ли это? Неужели никто не может нас защитить хотя бы в этом. Во всех школах Татарстана хаос. Учителя тат.яз. не успевают физически готовиться к урокам, заниматься с детьми, а переписывают раб.программы, КТП. Как вы считаете ЭТО правильно, это ЗАКОННО? Извините, пожалуйста, у вас своих проблем полно. Просто душа разрывается. Никто не хочет слышать и помочь нам".

"В деревнях в детских садах обязывают 3 дня из 5 в неделю говорить с детьми только на русском языке (татарским воспитателям с татарскими детьми в татарском селе и садике). Как итог - от маленьких детей в татарском селе не слышно татарской речи, говорят на русском".

В этом письме ключевое предложение – “я уже не знаю кому обратиться.” Бу – җан авазы. Әлеге укытучы беркемнән бернинди дә ярдәм көтми, үзе кебек гади бер укытучыга зарын гына түгә. Чөнки ике ел элек, һәм хәзер дә, мәктәп директорларыннан фәкать Павел Шмаков кына татар телен яклап сүз әйтә алды. 

Бу җәһәттән  телебезне яклый, саклый алмауда үз гаебебезне дә инкарь итеп булмый. Ирексездән кайчандыр КПССның Татарстан обкомын җитәкләгән Семен Игнатьевның сүзләре искә төшә. 1958 елның 28 апрелендә татар мәгарифенә багышланган пленумда ул болай ди: “Мне стало страшно – я впервые за все время работы в национальных республиках (ә ул аңарчы Үзбәкстанда, Беларусьта, Бурятиядә, Башкортстанда эшләгән, төрки телләрдәяхшы аралашкан) встретился с таким положением, как здесь – неуважение к родному языку, отсутствие поддержки его, плохая работа по его развитию, совершенствованию, руководящие кадры стесняются говорить на родном языке, даже когда обязательно надо.” 

Шунысын да онытмыйк, бу елларда әле татар балаларының 50% үз телендә белем алган. Ә бүген инде “татар мәгарифе” дигән сүзне куллану үзе үк көлке... Хәер, нинди көлке, еларга кирәк.

Мин аңлыйм, Казанда оешкан бер мәгълүм төркем мәктәпләрдән татар телен бөтеннләй куып чыгару туррында хыяллана, Мәскәүгә даими шикаятьләр яза, анда аларга колак салалар. Ә безгә зарланып утырудан ни файда? Мәскәү, үзләре әйтмешли,  күз яшьләренә ышанмый.

Бер атна элек, РФ  президенты В. Путинның Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем белән очрашуы вакытында Б. Безпалько дигән берәү гамәлдәге Конституциянең 68 маддәсенә төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Хәтерегездәдер, анда республикаларның үз дәүләт телләрен гамәлгә кую хокукы турында сүз бара. Һаман шул “наряду” дигән сүз эчләрен пошыра. Янәсе, кайбер республикаларда аны “параллельно” дип түгел, ә “вместо” дип аңлыйлар икән дә, үз телләрен кешеләргә көчләп тагарга омтылалар икән. 

“Балабызга атнасына ике-өч дәрес булса да туган телен укытсагыз иде,” – дип гариза язып, шул мескенлеккә дә риза-бәхил булып, ничек башкаларга телне тагып булсын?! Ләкин чынбарлык бу очракта аларны кызыксындырмый.

Әлеге очрашуда инде 500дән артык төзәтмәләр тәкъдим ителүе турында да әйтелде. Хәзер, мөгаен, ул тәкъдимнәр меңнән ашкандыр. Аларның барысын да Конституциягә кертү мөмкин түгел, әлбәттә. Ләкин безне федерализмның асылына яный торган төзәтмәләрнең тәкъдим ителүе, эшче төркемнең күпчелеге тарафыннан хуплануы битараф калдырмаска тиеш. Хәтта преамбуланы үзгәртергә омтылучылар бар. Моның очы кая барып чыгачагы һәркемгә билгеле. Эшче төркем эшендә катнашучы рәисебез Фәрит Мөхәммәтшинның һәрдаим федерализм принципларын яклап чыгыш ясавын без беләбез. Рәхмәт аңа. Ләкин “один в поле не воин”, - диләр бит Мәскәүдә. Минемчә, Татарстан Дәүләт Советы да  федератив мөнәсәбәтләргә хилафлык китерә торган тәкъдимнәргә каршы үз сүзен өздереп әйтергә тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading