Бу хәлләр элеккеге Кузнечиха (хәзерге Әлки) районына караган Төгәлбай авылында булган иде.
Авыл шактый зур, Бизнә елгасы ярларында урнашкан. Халык түбән һәм тау башы дип йөртә. 5 мең гектарга якын җир бар, дүрт-биш төрле ферма эшли, кыскасы, эшсез кеше юк. Таякка гына эшләсә дә, халык читкә китәргә бик талпынып тормый иде. Хәер, китәргә теләгән кешене дә колхоз җибәрми, шуңа ул елларда халыкның 75 проценты авылда яшәде. Рәхим, әнисе Миңниса апа һәм сеңлесе Әминә белән, тау башы ягында яши иде. Һәр авылның бер тилесе йә бер исереге була, диләр бит халыкта. Рәхимнең әтиләре Насыйбулла абый салгаларга ярата иде. Шулай 1937 елда салмыш хәлдә авыл советының тәрәзәсен ватып кереп, төнлә белән күп кенә документларны ерткалап, яндырып чыккан. Кыскасы, аны моның өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Срогын тутырып кайтам дигәндә генә, 1941 елда сугыш башлана. Кызганыч, ул туган җиренә кайта алмый, сугышта һәлак була. Миңниса апа, Рәхим дә колхозда эшләделәр. Рәхимгә 19 яшь тулгач, хәрби хезмәткә барыр вакыты җитте. Үзләре яшәгән урамда Миңлегөл апа кызы Галия белән дуслашып йөри иде. Галия дә аны ярата. Рәхим, армиягә киткәнче, кыз белән никахлашырга уйлый. Тик Миңлегөл апа риза булмый: «Хәбие Насыйбы улына (Рәхимнең әтисенең кушаматы шулай иде) кызымны бирмим», – дип җаваплый. Кыскасы, Рәхим дусты Рәшит белән Миңлегөл апаны куркытырга булалар. Галия ул көнне иптәш кызында кунган була. «Кызыңны бирәсеңме, юкмы?» – дип, Миңлегөл апаны буарга ук тотыналар. Хатын кушаяклап тибенергә, үзен якларга тотынгач, егетләрнең берсе аңа пәке белән кадый.
Ул елны безнең гаилә хуҗалык көтүен көтәргә ялланган иде. Көтү җыелып беткәч, Миңлегөл апаның сыерларын чыгармавын күреп, әтиебез Идиятулла улы Хөсәенгә Миңлегөл апаларга кереп чыгарга куша. Керсә, хатын кан эчендә ята. Аны тиз генә район хастаханәсенә алып китәләр. Ул аңында булып чыга. Булган хәлләрнең барысын да сөйләп бирә. Кыскасы, егетләрне эләктерәләр. Биш елга хөкем итеп, Спас төрмәсенә ябалар. Тәтештән Казанга күмер ягып эшли торган тәгәрмәчле такта канатлы пароходлар бар иде ул чакта. Егетләрне Казанга күчерергә уйлыйлар, кулларын тасма белән бәйләп, пароход койрыгына утырталар. Тик аларны озата барган милиционерның йоклап киткәненнән файдаланып, егетләр качарга талпына, аларны тотып, Донбасска шахтага ук җибәрәләр. Рәхим анда срогын тутырып бетерә, шунда бер хохол кызына өйләнә. Миңниса апа һәм сеңлесе Әминә Паратскийда фанер заводында эшли. Вафат була, Әминә кияүгә чыгып, Яшел Үзән шәһәрендә төпләнеп кала.
Рәхим шахтер булгач, 50 яшеннән пенсиягә чыга. Гаиләсен калдырып, Казанга кайта. Дары заводында эшләүче Наҗия исемле бер балалы хатынны йортка кертә, уртак кызлары туа. Хәзер Рәхим дә, Наҗия дә юк, кызлары – кияүдә. Казанда яши. Рәхим абый белән Галия апаның яшьлектә бөреләнгән мәхәббәтләре чәчәк атмый, җимеш бирә алмый корыды. Язмыш, күрәсең. Авылдашларымны искә алуым рухларына дога булып барсын.
Сөләйман Шакиров, Казан.
фото: lands-of-sorrow.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар