16+

"Рәхәт тормышта үскән бала нигә болай булды?” дип баш ватабыз...

Балачагында төрле кыенлыклар кичергән, ишле гаиләдә үскән кайбер кешеләр үз язмышының кабатлануыннан куркып, бер генә бала алып кайта. Бер бала белән калу дөресме? Ул балага тәрбия дөрес бирелерме?

"Рәхәт тормышта үскән бала нигә болай булды?” дип баш ватабыз...

Балачагында төрле кыенлыклар кичергән, ишле гаиләдә үскән кайбер кешеләр үз язмышының кабатлануыннан куркып, бер генә бала алып кайта. Бер бала белән калу дөресме? Ул балага тәрбия дөрес бирелерме?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Җитәр-җитмәс тормышта яшәү, үсү бик күпләргә таныш тема. Әмма авырлыкта үссәк тә, хәтер сандыгын актарганда, бу иң бәхетле чор дип саныйм, чөнки барыбыз да бертигез идек.

Кемнәрнеңдер бу вакыт аралыгы уенда, аңында негатив дулкын булып утырып калган. Шуңа да кеше бер баладан артык тапмый, ул үз балачагын, кыен чакларны искә төшерә һәм баласы белән дә шулай булыр дип курка. “Мин теләгән әйберемне ашый, киемемне кия алмадым, балам рәхәт яшәсен”, – дип аңа акчасын да бирә, теләгән җиренә дә җибәрә. Бала каршы әйтә башласа, “аның үз фикере булырга тиеш, үз-үзен “якларга” өйрәнсен” дип уйлый. Ә соңыннан: “Байлыкта, муллыкта, рәхәт тормышта үскән бала нигә болай булды, ни җитмәде соң?” – дип баш ватабыз. 

Жавап: балага тәрбия җитмәгән! Ни өчен әле ул биргән акчадан “сдача”ны кайтарып бирми?! Ни өчен әле ул “үз фикерле” булып өлкәннәргә каршы әйтергә тиеш?! Ни өчен соң әти-әни үзенең балачагы авырлыкта узгач, баланыкы да шулай булырга мөмкин дип карар кыла? 

Бу – кешенең түбән вибрацияләрдә, негатив уйлары күбрәк өстенлек алуы. Тормышка карашны үзгәртеп, матур уйлар белән яшәргә һәм, әлбәттә, бер бала белән генә калмаска кирәк! Бу дөньяда “туганлык” дигән төшенчә бар, балалар киләчәктә бер-берсенә терәк булачак. Әти-әни мәңгелек түгел, балаларны ялгыз калдырмагыз", - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading