16+

Роберт Миңнуллин – татарларның горурлыгы, балаларның куанычы

Халкыбызның горурлыгы, балаларыбызның "куанычы" булган Роберт Мөгаллим улы Миңнуллиннга 1 нче август көнне 71 яшь тулды.

Халкыбызның горурлыгы, балаларыбызның "куанычы" булган Роберт Мөгаллим улы Миңнуллиннга 1 нче август көнне 71 яшь тулды.

Узган, юбилей елында халык шагыйре иҗатына багышланган дистәләгән чаралар булып узды. Ул чаралар Татарстан, Россия кысаларына гына сыймыйча, халыкара дәрәҗәгә кутәрелгән иде: Төркия, Казахстан, Әзербәйҗан, Каракалпакстан, Үзбәкстан, Башкортстан вәкилләренең Р.Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара фәнни-гамәли конфенциядә катнашуы, "Халыклар Роберт Миңнуллинны укый" чарасының көтелгәннән дә зуррак масштабларда узуы, чарада Идел-Урал төбәге халыклары белән бергә, Кытай, Франция, Америка, Нигерия, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Төркия h.б. вәкилләре катнашып, шагыйрь иҗатыннан үрнәкләрне үз телләрендә яңгыратулары - тагын бер кат милли телләрнең байлыгын, яңгырашының матурлыгын ачты.

Бу хәл, уз чиратында, Роберт Миңнуллин иҗатының да зурлыгын, югары кимәлдә булуын тагын бер кат дәлилләде. Без, аның иҗатын яратучылар, шагыйребезгә озын гомер, ныклы сәләмәтлек, зур-зур куанычлар, бәхет телибез.

Ләйлә Минһаҗева

 

Фото: protatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading