16+

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: “Хәлең ничек, Әти?!”

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: “Хәлең ничек, Әти?!” дигәч, күземә мөлдерәп карап: “Әллә ни түгел бит әле хәлләр, кызым” дигәне бәгырьләрне өзеп калдырды.

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: “Хәлең ничек, Әти?!” дигәч, күземә мөлдерәп карап: “Әллә ни түгел бит әле хәлләр, кызым” дигәне бәгырьләрне өзеп калдырды.

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисенең инстаграм битен алып бара башлады. Ул да, әтисе кебек, язмаларын «хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» дип башлый. 


Шуннан әтисе белән бәйле хатирәләрне, аның шигырь укыган видеоларын элә. Менә шул истәлекләренең берсе: 
“Хәлең ничек, Әти?!” дисәң гел “ярый гына әле болай”, я “ничауа” дия иде. Гомергә зарланмады. Хәтта авыртынып торса да, әни белән янында дару-фәлән, дип йөгергәли башласак, “ярар, гел чир сөйләмәгез әле!” дия торган иде.
Үзе генә дә түгел, янында я чир, я зар сөйләгәнне яратмый иде. Тормышның бары матур якларын күрә белеп, безгә дә шулай яшәргә үрнәк күрсәтеп яшәде!...


Тик соңгы араларда, берсендә “хәлең ничек, Әти?!” дигәч, күземә мөлдерәп карап “әллә ни түгел бит әле хәлләр, кызым” дигәне бәгырьләрне өзеп калдырды”…
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» (с)... ... “Сандугачлар туе”.. ... "Сандугачлар, юк, кош кына түгел, Кыяфәте генә кош аларның..".. ... Бу шигырь моннан бик күп еллар элек, Аккош күлендәге "язучылар дачасында" язылган.. Минем яраткан шигырьләремнең берсе.. Һәр күзәнәгем белән тоям, төшенәм һәрбер сүзенә.. "Аккош күле" циклын яздырганда да, бигрәк тә үзем өчен укыткан идем бу шигырен.. Айдар абый @aidar_studio башкаруындагы бу җырны да икебез дә гел яратып тыңлый идек.. Мин елый-елый тыңлыйм инде, әлбәттә.. "Гениальный җыр бит бу!" дия иде Әти тыңлаган саен.. ... 06.12.2019ел язмасы. Икенче видеода Әти үзе төшергән табигать күренешләре, 07.05.2018ел. ... И, гомеркәйләр..

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)


 

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading