Шәһри Казан

Роберт Миңнуллинның соңгы шигыре дип аталган шигырь Рифат Сәлахныкы

Шагыйрь Рифат Сәлах ачык белдерү ясады: Роберт Миңнуллинныкы дип аталган янәсе соңгы шигыре аныкы түгел икән!

Соңгы көннәрдә ватсапта йөргән шигырьне Роберт Миңнуллин вафатына бәйле таратучыларга Рифат үзе белдерү ясады. Шагыйрь белән "ШК" хәбәрчесе элемтәгә кереп, әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорады.

"ШК" хәбәрчесенә сөйләгәнчә, бу шигырьне Рифат 2016 елда ук язган булган. "Шигырь "Ак фәрештә" дип аталган китапта басылган иде. Ватсапта йөри торган шигыремнең бер куплеты кыскарган һәм үлгәч дигәне киткәч дип үзгәртелгән", диде ул безгә. 

"Мин аны Роберт Миңнуллин үлгәч, инстаграмга куйган идем. Анда Рифат Сәлах дип тә күрсәтелгән. Әмма кемдер алган да тараткан, шунда  авторы төшеп калгандыр инде. Шигырь Роберт Миңнуллинныкына әйләнгән", дип дәвам итте сүзен Рифат.

Еламагыз!.. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Сез бит лаек түгел еларга. 
Аллаһыга мең-мең шөкер итәм 
Сезнең белән үткән елларга. 

Реклама

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Зая үтмәгәндер һәр көнем. 
Җан өләшкән бөек Раббыбызга 
Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Кирәк булыр изге догагыз. 
Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп, 
Коръәннән дә өстен булмагыз. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Җаным исән әле бүген дә. 
Үкенечләр калыр, гөнаһлар күп, 
Әзер тору авыр үлемгә. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, 
Елау юкка хәзер, яшь әрәм. 
Дөнья авырлыгын ташлап китеп, 
Мәңге картаймаска яшәрәм (Рифат Сәлах)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 1 апрель 2020 - 22:44
    Без имени
    Стиль бердэ бер-берсенекенэ охшамаган. Роберт абый кеше куркытып,кешене кайгыга салмады алдан ук .Мин улэм инде ,дип зарланмады,ул хэтта чирлэгэнен кешегэ дэ сиздермэде.Шигырьлэре бик итэгатьле,ботен кешене куз алдына китереп,язылган шигырьлэр.
  • 28 март 2020 - 15:30
    Без имени
    Стиль - Роберт Миңнуллинныкы... Авторын да ул дип кабул итү бер дә гаҗәп түгел...
  • 28 март 2020 - 15:10
    Без имени
    Китабы "Ак фәрештә" аның. Шигыре иүгел бугай. Тагын буталчык китмәсен