16+

Робот адашым (уены-чыны бергә)

Иртән эшкә барганда маршруткада инстаграмда “казынгалыйм”. Бүген иртән дә шулай яңалыклар тасмасын әйләндереп утырганда, күзем Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сәхифәсенә төште.

Робот адашым (уены-чыны бергә)

Иртән эшкә барганда маршруткада инстаграмда “казынгалыйм”. Бүген иртән дә шулай яңалыклар тасмасын әйләндереп утырганда, күзем Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сәхифәсенә төште.

“Дуслар, сезне яңа дустыбыз — Лилия белән таныштырасым килә. Ул нәкъ чын кебек, әмма аның алгоритмнары нейрон челтәрләр куллана. Алар ярдәмендә ул республика халкына COVID-19 темасы буенча консультация бирә алачак.

Аның өстен яклары— ул армый, 24 сәгать эшли, һәрвакыт тәрбияле җавап бирә һәм һәрчак күтәренке кәефтә”.

Ирексездән авыз колакка менде. Беренчедән, роботларга, машиналарга синең исемне бирү ниндидер бер эчке горурлык хисе тудырса, икенче яктан татар (!) исеме белән атаулары күңелгә рәхәтлек өсти. Ну адашның теге сыйфатларына кызыгып куйдым инде! 24 сәгать эшли (минем 18 дән соң “зарядкам” бетә), кәеф тә гел шәпләрдән түгел, һәрвакыт итагатьле дә булып бетеп булмый. Әмма иремә берсүзсез андый Лилия охшар иде, мөгаен. Дәшми-тынмый, коронавирустан кала башка бер нәрсә белән дә баш катырмый...

Кызганыч, Лилия әле татарча белми. Менә анысы җитешсез ягы. Татар кызы булсын да, татарча белмәсен инде?! Алай ярамый, Айрат әфәнде! Булгач-булсын, адашны ана телебезгә дә өйрәтик! Лилияләр йөзенә дә, татар халкына да кызыллык китермик. Ана телен Тукай туган көне алдыннан гына искә төшереп, саклап калып булмый. Бу юнәлештә көн саен эшләргә кирәк!

P.S. Ә, онытканмын, әле коронавирус буенча консультацияләр бирүдән тыш, киләчәктә Лилия торак-коммуналь хезмәтләр буенча күрсәткечләрне дә кабул итәчәк. Кыскасы,алдагы көннәрдә адаш белән һәркайсыбызның да танышасы бар әле!

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading