16+

Роспотребнадзор балаларның ялын оештыруга нинди таләпләр куя

Балалар ялы оештыруның таләпләре күп. Ковидка бәйле ул тагы да кырысланды.

Роспотребнадзор балаларның ялын оештыруга нинди таләпләр куя

Балалар ялы оештыруның таләпләре күп. Ковидка бәйле ул тагы да кырысланды.

Быел шул ук вакытта кайбер мәсьәләләрдә “йомшартулар” да бар. Мәсәлән, балаларның төрле төбәкләргә алып чыгарга мөмкин, палаткалы һәм башка стационар лагерьлар эшли башлады, шулай ук хезмәткәрләр эш сменасыннан соң китә ала, лагерьларда балалар саны 75 процентка арттыра алдык. Әмма хезмәткәрләргә вакцина кадалган булуы, яки антитела күрсәткече таләп ителәчәк. Шулай ук күп төрле санитар-гигиеник нормалар үтәлеше дә көн саен тикшереләчәк. Әлегә әти-әниләр көне уздырылмый. Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина белдерүенчә, бер генә ял үзәге Роспотребназдор лицензиясе башка ачылып эшли алмый. Сулыкларга, су коену зоналары шулай ук рөхсәтсез эшли алмый. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү дә мөһим. Бу уңайдан лагерьларда тикшерүләр бара. Сменалар башланганчы алар кимчелекләр тулысынча бетерергә тиеш. Әйтергә кирәк, сак хемәте аерым режимда эшләячәк.

– Махсус үткәрелүче лагерьлардан тыш, гаиләләр, шәхси оешмалар балаларны чит төбәкләргә төркемләп алып чыкканда да, Роспотребнадзорга хәбәр итәргә кирәк. Балаларга ял шартлары, ашау, су эчү кебек мәсьәләләрне алдан ачыкларга кирәк булачак. Аннан ул төбәк сезне кабул итәргә әзерме – боларны алдан белү мөһим, – диде Ләйлә Фазлыева.

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча 8843 207 28 73 телефонына шалтыратып ачыклып кертергә мөмкин. Оештыручылар көн саен 100 артык мөрәҗәгать кабул итә, алар тикшерелә һәм өйрәнелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading