16+

Россия Герое Алмаз Сафин турында: «Солдатлар арасында бик абруйлы, гадел, күп егетләр өчен үрнәк, бик оста көрәшче иде!»

Шушы көннәрдә генә Башкортстанда туып – үскән тагын бер хәрбинең Россия Герое исеменә лаек булуы билгеле булды. Президент Владимир Путин Әлшәй районы егете Алмаз Сафинга үлгәннән соң әлеге дәүләт бүләген туганнарына тапшырды. 

Россия Герое Алмаз Сафин турында: «Солдатлар арасында бик абруйлы, гадел, күп егетләр өчен үрнәк, бик оста көрәшче иде!»

Шушы көннәрдә генә Башкортстанда туып – үскән тагын бер хәрбинең Россия Герое исеменә лаек булуы билгеле булды. Президент Владимир Путин Әлшәй районы егете Алмаз Сафинга үлгәннән соң әлеге дәүләт бүләген туганнарына тапшырды. 

37 яшьлек старшина Алмаз Сафин Россия Герое исемен хәрби бурычын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткән. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин сөйләвенчә,  махсус операция зонасында сугышчы көздән үк. Кызыл Лиман юнәлешендә штурмда катнашкан. Биредә десант-штурм дивизиясенең разведка взводы разведка операторы вазыйфаларын башкарган.

Алмазның соңгы көрәше 14 гыйнварда булган. Ул чакта дошман барлык булган өстәмә көчләрен Кременной шәһәре районына чыгарган. Шул рәвешле, Россия десантчылары оборонасын өзәргә һәм сугышчыларыбызны корал белән тәэмин итү юлларын кисәргә ниятлиләр. Старшина Сафин җитәкчелегендәге парашют-десант взводы дошман подразделениеләренең безнең якка юнәлүен күреп калган. Рота командирына алдан хәбәр итеп, Алмаз үз вакытында сугышчыларга ут ачу командасын биргән. Шул рәвешле, ул дошманның һөҗүм итүен булдырмый калган. Әмма каршы як та бирешергә теләми, Россия взводы позицияләренә минометлардан ата башлыйлар. Аның барышында старшина Сафин каты яралана, әмма позициясен калдырмый, сугышчылар белән идарә итүне дәвам итә, көчләр тигез булмаса да, каршы тора алалар.

Берничә тапкыр уңышсыз һөҗүм ясаганнан соң, каршы як артка чигенергә мәҗбүр була. Яу барышында Украина ягыннан 1 танк, 2 бронемашина һәм 50 хәрби тар-мар ителгән.
—  Әлеге яу барышында якташыбыз, старшина Алмаз Сафин алган яралардан вафат булган, – дип сөйләде Әлшәй районы администрациясе башлыгы Дамир Мостафин.

Алмаз Сафин 1985 елның 4 октябрендә Раевский авылында туган. 2нче мәктәптә укыган. Монда да аны бары тик уңай яктан гына искә алалар: ул алдынгы укучы булган, нинди генә чара үткәрелмәсен барысында да катнашкан. Алмазның педагоглары да, элеккеге сыйныфташлары да зур югалту кичерә.

9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Алмаз Новосибирск өлкәсендәге Бердск шәһәренең электромеханика техникумын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач,  контракт төзи һәм киләчәген тулысынча хәрби хезмәткә багышларга карар кыла. 2014 елдан ул Новосибирск югары хәрби училищесында хезмәт итә - десантчылар әзерләү белән шөгыльләнә.

Һәлак булган сугышчының туганнары сөйләвенчә, Алмаз кечкенәдән үк офицер булырга хыялланган. Сириядә хезмәт иткән, махсус операция игълан ителгәч, ике дә уйламый Донбасска кузгала. Ләкин әлеге нияте турында туганнарына хәбәр итми. 

— Алмаз махсус хәрби операция зонасына барачагын туганнар арасыннан берничә кешегә генә әйткән, без аның алгы сызыкта икәнен аңламый да калдык. Мобилизацияләнгән солдатларны өйрәтә дип кенә уйладык. Яман хәбәрләрдән саклаган,  - дип искә ала геройның туган апасы.

Башкортстанда Алмаз Сафинның әнисе, сеңлесе һәм башка туганнары яши. Хәрбинең хатыны һәм өч баласы Новосибирскида.
Без Алмаз белән бергә хезмәт иткән, аны белгән кешеләр белән элемтәгә чыктык. 

— Старшина Сафин бик укымышлы иде, куелган бурычларны үтәп барды, - дип сөйләде аның белән бергә хезмәт иткән Василий Морохин.- Барлык "срочниклар" аны взвод командиры буларак кына түгел, ә якын дуслары итеп күрәләр иде. Нинди генә проблема булмасын, шәхси тормышка кагыламы, яисә хәрби хезмәткәме, ул һәрберсеннән хәбәрдар булды. Кешеләрне тыңлый, ишетә белә торган чын офицер. Кайчак шелтәләр алсак та, аның тиз суынуын белә идек. Үзе өчен түгел, безгә кирәк булсын өчен дип әйтә, тырыша бит. Гитарада уйнап җырлавын белсәгез сез, чын оста. Моннан тыш, юморист, белмәгән анекдоты юктыр, мөгаен, теләсә нинди киеренке мизгелдә кәефне күтәрә ала. Аның артында сиңа бернинди җил -яңгыр янамый, калкан сыман һәр нәрсәдән яклаячак. Героебыз безнең, аның белән таныш булуыма, аның кулы астында хезмәт итүемә нык горурланам.

— Алмаз Сафин Новосибирск югары хәрби команда училищесының уку үзәгендә яшь солдатларны әзерләү, укыту һәм тәрбияләү буенча зур эш алып барды. Солдатлар арасында бик абруйлы иде, гадел, күп егетләр өчен үрнәк, бик оста көрәшче! Улым Саша 4 ай элек аның җитәкчелегендә хезмәт иткән. Алмаз Сафинны бик җылы искә ала. Армиядә хезмәт итеп кайткач, улым старшинасы белән элемтәне өзмәде, гел аралашып тордылар. Алмаз Сафинның үлеме егетләр өчен зур авыр югалту! - диде Светлана Сопова. 

Әлшәй районы администрациясендә белдерүләренчә, Алмаз Сафин укыган мәктәптә мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Моннан тыш, аның исеменә спорт ярышлары, патриотик бәйрәмнәр үткәреләчәк, диде Әлшәй районы администрациясе башлыгы Дамир Мостафин.


Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X