16+

Россия Хөкүмәте отставкага китте

Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге хөкүмәт тулысы белән оставкага китте.

Россия Хөкүмәте отставкага китте

Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге хөкүмәт тулысы белән оставкага китте.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев вазыйфасыннан китте, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия Президенты Владимир Путинның бүген Федераль Җыенга юлламасында  яңгыраган Конституцияне үзгәртү турында тәкъдименнән соң, вазыйфасыннан китүне Дмитрий Медведев дөрес дип саный. 

Билгеле булганча, Россия Президенты Дәүләт Думасына Хөкүмәтне формалаштыру мөмкинлеген бирергә кушты.

- Конституциянең 111 һәм 112 маддәләре нигезендә Президент Дәүләт Думасының Россия Хөкүмәте Рәисен билгеләүгә ризалыгын гына ала. Ә соңыннан үзе кабинет башлыгын, аның урынбасарларын һәм барлык министрларны билгели. Бу тәртипне үзгәртергә һәм Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе кандидатурасын килештерүне генә түгел, ә аны раслауны тапшырырга тәкъдим итәм. Ә соңыннан Хөкүмәт Рәисе тәкъдиме буенча, барлык вице-премьерлар һәм федераль министрларны билгеләүне тәкъдим итәм, - дип белдерде Президент. 

Шул ук вакытта Президент аларны вазифага билгеләргә тиеш булачак. Ягъни парламент тарафыннан расланган кандидатураларны кире кагарга хокуклы булмаячак, дип өстәде Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading