16+

Россия рекорд куйды: Казан «WorldSkills» чемпионатын көтә

Россия җыелма командасы «EuroSkills Budapest 2018» эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урын яулап кайты. Безнең ил беренче тапкыр медаль һәм баллар хисабы буенча 29 ил арасында иң яхшысы булып танылды.

Россия рекорд куйды: Казан «WorldSkills» чемпионатын көтә

Россия җыелма командасы «EuroSkills Budapest 2018» эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урын яулап кайты. Безнең ил беренче тапкыр медаль һәм баллар хисабы буенча 29 ил арасында иң яхшысы булып танылды.

«WorldSkills» чемпионаты беренче тапкыр 1947 елда Испаниядә оештырыла. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң илдә эшче һөнәрләренә кытлык була. Эшче һөнәренең дәрәҗәсе төшә. Испания вәкилләре, эшчеләр арасында ярышлар оештырып, әлеге һөнәр ияләренең абруен арттырмакчы булган. Тора-бара эшче һөнәрләр чемпионатына башка илләр дә кушылган. Ә чемпионатның үзен «WorldSkills» дип йөртә башлаганнар. «World» – дөнья, «Skills» – осталык, белем дигәнне аңлата.

Россия бу хәрәкәткә әле 2011 елда гына кушыла. Беренче елларда безнең ил җиңүчеләр исемлегенең соңгы рәтендә генә торган булса, хәзер алдынгылыкны бирмибез. Европа чемпионатында да Россия медаль саны буенча – Австрия белән Францияне, баллар буенча Австрия белән Венгрияне узып китте.

– Быел Россия рекорд куйды. Беренче тапкыр без сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да башка илләрне уздык. Безнең команданың әзерлеге 716 балл белән бәяләнде. Бу – уртача күрсәткечтән дә югарырак. Мондый нәтиҗәгә, гадәттә, «Осталык өчен» медале бирелә. Димәк без чемпионатка зур хезмәт керткән, – ди «Яшь профессионаллар (Ворлдскилсс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов.
Чемпионатта Россиянең 17 төбәгеннән 48 һөнәр иясе катнашты. Араларында Татарстаннан алты яшь белгеч тә бар иде. Альберт Минеев — «CAD Инженер дизайны», Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев — «Мобиль робототехникасы» буенча «алтын» медальләр яулады. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, Европа чемпионатында нәкъ менә IT өлкәсендә җиңүгә өмет итәбез, дигән иде.

– Катнашучыларның һәрберсе дә уртак җиңүгә зур өлеш кертте, бу җиңүгә озак килделәр. Кайберләре инде Әбу-Дабида узган дөнья чемпионатында призер булган иде. Ә кемнәрдер халыкара дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашты. 2019 елда дөнья чемпионатында да Казанның җиңәчәгенә өмет зур, – диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Казан студенты Булат Галиуллин газета укучыларыбызга яхшы таныш.

Кайчандыр без аны Әбу-Даби шәһәрендә узган «WorldSkills» Дөнья чемпионатына озаткан идек. Ул анда балта остасы белгечлеге буенча сәләтен сынады. Кызганыч, Булат ул вакытта җиңү яулый алмады. Ләкин хәзер күкрәгендә көмеш медаль. Булатның Будапешттан Мәскәү аэропортына төшүе булды, без аның белән шунда ук телефон аша элемтәгә чыктык.

– Ярышлар тәмамлангач, нәтиҗәсен бер көн көттек. Синең эшеңне белгечләр тикшерәсе бар бит әле. Инде икенче урын алганымны белгәч, горурландым. Бу, чыннан да, зур тырышлык таләп иткән эш иде. Җиңүемне иң беренче әти-әнием белде. Алар тантаналы бүләкләү өлешен туры эфир аша карады. Хәзер инде 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатына әзерләнәчәкмен, ләкин инде тренер вазифасында, – ди егет.

Россия җыелмасын җиңүе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз инстаграмында котлаган. Аның «Молодцы!» дип язган сүзләренә башка «подписчик»лары да кушылган. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та эшче яшьләрен котлаган.
– Безнең җыелма команданы EuroSkills-2018 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында искиткеч чыгышлары белән котлыйм! Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган конкурсантлар дөньякүләм стандартларда эшли алу сәләтләрен, каты һәм гадел көрәштә танылган көндәшләрен җиңә алуларын күрсәттеләр, – дип язган Дмитрий Медведев Facebook социаль челтәрендә.
Чемпионатның тантаналы ябылу чарасында «EuroSkills» байрагы Австриягә тапшырылды. 2020 елда Европа чемпионаты Грац шәһәрендә узачак. 2022 елда исә аны Санкт-Петербургта көтәләр. Киләсе елга «WorldSkills» Казанга да киләчәк. Бездә ул зуррак масштабта, Дөнья чемпионаты буларак оештырылачак.

EuroSkills – эшче һөнәрләренә багышланган иң зур Европа чемпионаты. Анда бары тик 25 яшькәчә егет-кызлар катнаша ала.

 

Фото: euroskills2018.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading