16+

Россия тарихында беренче тапкыр Ага Хан премиясе бирелде

Узган җомгада Казанда архитектура өлкәсендә абруйлы Ага Хан премиясе тапшырылды. Принц Кәрим Ага Хан тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган дөньядагы иң зур бүләкләрнең берсенә быел Татарстаннан тыш Аркадия мәгариф проекты (Бангладеш), Палестина музее (Палестина), “Васит Ветланд” үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Алиун Диоп университеты лекториясе (Сенегал) һәм Мухаррак яңарышы (Бахрейн) ия булды.

Россия тарихында беренче тапкыр Ага Хан премиясе бирелде

Узган җомгада Казанда архитектура өлкәсендә абруйлы Ага Хан премиясе тапшырылды. Принц Кәрим Ага Хан тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган дөньядагы иң зур бүләкләрнең берсенә быел Татарстаннан тыш Аркадия мәгариф проекты (Бангладеш), Палестина музее (Палестина), “Васит Ветланд” үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Алиун Диоп университеты лекториясе (Сенегал) һәм Мухаррак яңарышы (Бахрейн) ия булды.

Тантанада катнашкан Россия дәүләт эшлеклесе, дипломат Элеонора Митрофанова сүзләренчә, әлеге абруйлы премиянең Татарстанда тапшырылуы символик төсмергә ия. “Россия Президенты исеменнән шундый абруйлы бүләкне алуыбызга шатлыгымны җиткерәм. Биредә булу бик сөендерә, Татарстан халкы дус, тату яши.  Ике объект – Болгар шәһәрчеге белән Зөя утравының ЮНЕСКО исемлегенә керүе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның тырышлыгы белән башкарылды,” – дип билгеләп узды ул.

Әлеге премия өч елга бер тапкыр архитектура, планлаштыру, тарихи мирасны саклау һәм ланшафт дизайнында яңа стандартлар кертә торган проектлар өчен тапшырыла. Финалчылар исемлегенә быел Татарстаннан республиканың иҗтимагый киңлекләрен үстерү буенча киңкүләмле программа проекты кергән иде. “Архитектура өлкәсендә башка проектлар белән беррәттән Ага Хан премиясенә лаек булуыбыз безнең өчен югары дәрәҗә, - дип белдерде Татарстан рсепубликасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Әлеге бүләк республиканың дөрес юнәлештә баруына ышаныч өсти”. Әлеге бүләкне ул Татарстанда халык мәнфәгате хакына эшләнә торган күпкырлы эшчәнлеккә югары бәя дип атады.

Принц Кәрим Ага Хан үз чыгышында бүген бирегә уникаль максатлар өчен кабатланмас урында үзенчәлекле кешеләрне туплауга ирешелде дип белдерде. Бу премиянең үзенчәлеге – әлеге проектларның архитектура сыйфатлары өчен генә түгел, ә халыкның тормышын яхшыртканы өчен дә бирелә. Принц әйтүенчә, архитектура тормыш дәрәҗәсенә йогынты ясый. “Без - әйләнә-тирә мохитне, ә ул безне формалаштыра дип сөйлибез”, - диде Кәрим Ага Хан. Ул Казанның һәм аның әйләнә-тирәсенең борынгыдан төрле катнаш этнос һәм мәдәният белән данлыклы булуын билгеләп узды. “Биредә архитектура мирасының саклануы һәм аңа ихтирам сокландыра. Казан белән Болгарга визит вакытында мин үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләрнең үз мәдәниятларына һәм төрлелек (плюрализм) мәдәниятына сакчыл булуларын күрдем”, - диде принц, аны шулай ук чиркәү белән мәчетләрнең янәшә торуы гаҗәпләндергән. Ул бөтен дөньяга Казан һәм Болгар кебек куәтле төрлелек моделен тәкъдим итә алабыз, дөньяга шундый мисаллар кирәк, дип белдерде.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Татарстан Ага Хан мәдәни фонды белән хезмәттәшлеккә ачык. Ул хәзерге вакытта республиканың фәннәр Академиясе галимнәренең Бөек ефәк һәм Бөек Идел юллары проектлары өстендә эшләвен, 2000 еллар башыннан бирле әлеге темага кагылышлы фәнни конференцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелүен билгеләп узды. “Татарстанның экспертлар тарафыннан танылган, югары квалификацияле галимнәргә ия булуын исәпкә алып, сез Бөек ефәк юлының аерым коридорларын өйрәнүче уртак проектларда катнаша алыр идегез”, - диде Дәүләт киңәшчесе Принц Кәрим Ага Ханга мөрәҗәгать итеп. Бөек ефәк юлында Бөек Идел юлы төп урыннарның берсе булып торган һәм элек ул континентара рольне башкарган. Татарстанда әлеге маршрутта борынгы Биләр, Сувар, Алабуга һәм башка  мәдәни-тарихи объектлар бар.
Премия ияләре үзара 1 миллион АКШ долларын бүлешәчәк. 42 ел дәвамында эшләп килүче конкурста моңарчы Россия проектларының уңышка ирешкәне юк иде әле.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading