16+

Россия йолдызлары "Изгелек дулкыны" финалистларының хыялларын чынга ашырды

Бу дулкынны бер нәрсә дә туктата алмый, хәтта бөтен дөньяны куркыткан коронавирус та! Чөнки ул коры сүзләрдән түгел, ә күз карашыннан гына, йөрәктән-йөрәккә генә аңлашыла торган хисләрдән ясалган. Изге гамәлләр, игелекле эшләр дулкыны ул. 6 декабрь көнне Казаныбызны шаулаткан "Изгелек дулкыны" ("Добрая волна") мәдәни-хәйрия фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән 80нән артык баланы җыйды.

Россия йолдызлары "Изгелек дулкыны" финалистларының хыялларын чынга ашырды

Бу дулкынны бер нәрсә дә туктата алмый, хәтта бөтен дөньяны куркыткан коронавирус та! Чөнки ул коры сүзләрдән түгел, ә күз карашыннан гына, йөрәктән-йөрәккә генә аңлашыла торган хисләрдән ясалган. Изге гамәлләр, игелекле эшләр дулкыны ул. 6 декабрь көнне Казаныбызны шаулаткан "Изгелек дулкыны" ("Добрая волна") мәдәни-хәйрия фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән 80нән артык баланы җыйды.

Шул исәптән, 12 катнашучы Татарстанның төрле районнарыннан. Зур сәхнәдә чыгыш ясаудан тыш, балалар өчен Казанда иҗади очрашулар да узды, 40лап мастер-класс оештырылды. Ә гомумән алганда, шушы дүрт ел эчендә фестивальдә барлыгы 5 меңнән артык бала катнашкан.

Фестиваль Казан мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы буенча 2017 елдан бирле уздырыла. Яшь талантлар арасында авыр тормыш шартларында калган, ятимнәр йортларында тәрбияләнүчеләр, сәламәтлеге ягыннан кимчелеге булган балалар бар. Илебезнең 8 шәһәрендә узган сайлап алу турларыннан соң, Казанда сәләтле балалар катнашында зур гала-концерт узды. Башка кешеләр кебек үк үз хыяллары белән янып яшәгән балалар, рус эстрадасының танылган җырчылары – Игорь Крутой, Анжелика Варум, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Дима Билан белән бергә чыгыш ясады. Зур концертны НТВ каналы журналистлары Вадим Такменев һәм Ирина Безрукова алып барды.

Гала-концерт киләчәктә дә Казан шәһәрендә узачак. Бу хакта журналистлар белән узган матбугат очрашуында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте. «Фестивальне башлап җибәргәндә, мондый зур масштаб алыр, дип уйламаган да идек. Проект балаларыбызның киләчәк тормышында зур этәргеч булачагына шик юк», – диде ул. Матбугат очрашуында катнашкан мәртәбәле кунаклар да фестивальнең озын гомерле булуын теләде, хәйриячелекнең бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итүен әйтте. Игорь Крутой сүзләренчә, фестивальнең максаты бу балалардан йолдыз ясау түгел. «Үзенчәлекле балаларның хыялларын тормышка ашырабыз, аларга канат куябыз. Булган талантларын хәзерге мизгелдә зур сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирәбез», – диде ул.

Дөрестән дә, бу балалар бүген якты йолдыз булып балкыды. Барлык финалистлар зур сәхнәдә чыгыш ясый алмаса да, видеоэлемтә аша кушылды. Кемгәдер матур көйләрне ишетә алсын өчен, колак аппараты бүләк ителде, берсе ноутбуклы һәм фотоаппаратлы булды, икенчесе сәнгать көллиятенә укырга алынуы турында шушы сәхнәдә белде һәм башка күп төрле хыяллары тормышка ашты сабыйларның. Бер генә концерт номерын да күз яшьләрсез карап булмады. Шушы яктылыкны бер күрергә тилмергән балаларның өздереп җырлавы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Алинә Хәмитованың хыялы да чынга ашты. Анна Ахматова иҗатына гашыйк, бик күп әкиятләр белүче кыз сәхнә осталыгы буенча талантын күрсәтте. «Добрая волна» ярдәмендә, Санкт-Петербургны да барып күрү бәхетенә ирешкән ул. Алай гына да түгел, шагыйрә, җырчы Светлана Сургановада кунакта була, аның студиясендә Алинәнең иҗат кичәсе дә үткәрелә. Гала-концертта да тамашачылар бу иҗади тандемны үз күзләре белән күрү бәхетенә иреште.

Тамашачылар арасында да төрле балалар, әниләр бар иде. Беренче карашка, бер-берсеннән бик аерылып торсалар да, күзләрендәге нур балкышы, тормышны ярату, хыялларның, һичшиксез, тормышка ашачагына ышану, самими булулары бик охшаш иде. Бу концерт барышында залда барлыкка килгән уңай атмосфераны башка бер генә җирдә дә күргәнем дә, тойганым да юк иде. Шушы көчле затлар арасында мин үземне бик кечкенә бер кеше итеп тойдым. Алар миннән күпкә зур, бик күпкә көчле һәм максатчан булып күренде. Бүген мин изгелекнең җирдә ятмаганын чын-чынлап аңладым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading