16+

Россиядә эшкә сәләтле халыкның 85 проценты эчә...

Ччагыштырмача, стабиль һәм рәхәт Советлар Союзындагы “коры закон”нарны искә төшереп карыйк. 80нче елларда бөтен виноград плантацияләрен кисеп юк иттеләр, тонналап йөзем җимешен чүплеккә чыгардылар, миллиардлаган шешәне ваттылар, кибетләрдә хәмер калмады... Халык эчүдән туктадымы? Юк.

Россиядә эшкә сәләтле халыкның 85 проценты эчә...

Ччагыштырмача, стабиль һәм рәхәт Советлар Союзындагы “коры закон”нарны искә төшереп карыйк. 80нче елларда бөтен виноград плантацияләрен кисеп юк иттеләр, тонналап йөзем җимешен чүплеккә чыгардылар, миллиардлаган шешәне ваттылар, кибетләрдә хәмер калмады... Халык эчүдән туктадымы? Юк.

Дәшмәс тә идем, тик югары дәирәдә “2030 елга кадәр спиртлы эчемлекләр куллануны ИКЕләтә киметү программасы” тәкъдим ителә. Бу программа дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән очракта, кибеттән аракы сатып алу тагын да кыенлашырга тиеш. Ләкин бу мөмкин эшме? Әйдәгез, искелектән башлыйк.

Россиядә гомер-гомергә эчкәннәр. Һәм Россиядә гомер-гомергә эчкечелек белән көрәшкәннәр. Әлеге көрәш уңышлы барып чыкса да, уңышсыз тәмамланса да, нәтиҗәдә, барыбер, утырып эчкәннәр. Эчкечелек – безнең илнең, бер үк вакытта, каһәре дә, шул ук вакытта, күңел юанычы да, шатлык-куанычы да, байлык күрсәткече дә, тауар әйләндергече дә... Шулай булды. Шулай булачак.

Карагыз, Яңа ел корпоративлары әле җитмәгән, (эчкечелек белән көрәш игълан иткән) “Трезвая Россия” Федераль проекты исәпләвенчә, узган ел рәсәйлеләр 16 миллиард литр аракыны эчеп бетергәннәр инде.

Гомумән, ул “Трезвая Россия” коточкыч саннар китерә! Имеш, статистика буенча, Россиядә эшкә сәләтле халыкның 85 проценты эчә. Бу – якынча 76 миллион кеше дигән сүз. 16 миллиардны 76 миллионга бүлеп исәпләсәң, кеше башына исертеп ега торган сан –  елына 211 литр чамасы килеп чыга.

Яшьләрнең исә 69 проценты, атнасына бер генә булса да, “кабып куябыз”, дип сөйли, 53 проценты, әледән-әле шешә белән дуслашып ала икән. Һәм бу бәйлелек елдан-ел үсә. Әйтик, 2019 елда, 2018 ел белән чагыштырганда, илдә эчкечелек 16%ка арткан! Илдәге үлем-китемнәрнең 70 проценты, теге яисә бу дәрәҗәдә, исерткеч эчемлекләр белән бәйле, ди. Алкоголь кулланып кылынган җинаятьләрнең санын әйткән дә юк...

“Трезвая Россия” доклады буенча, 2030 елга кибет киштәләрендә сатылучы алкоголь күләме ике тапкырга кимергә тиеш: 2024 елга халыкка 12 миллиард кына спирт эчемлеген эчертеп, бу санны 2027 елга 9 миллиард, ә 2030 елда 7 миллиард кына калдырырга планнаштырыла.

Ә хәзер бер матур әкиятне күз алдына китерегез:
Гомер буе эчкән Котбытдин абзыйга 2024 елның бер иртәсендә: “Котбытдин абзый, кибеткә 25%ка азрак аракы кайтты бит, нишлибез?” – дигән сорауга, абзыең тыныч кына: “Ә, ярар, бүгенгә кайтыйм алайса...” дип җавап бирә. Әлбәттә, үлемнән дә, шайтаннан да, Аллаһтан да курыкмыйча, дистәләрчә гасыр аяк тибеп эчкән Котбытдиннар аппетитларын бер көн эчендә 25әр процентка киметә алмаячак.

Аннан соң, чагыштырмача, стабиль һәм рәхәт Советлар Союзындагы “коры закон”нарны искә төшереп карыйк. 80нче елларда бөтен виноград плантацияләрен кисеп юк иттеләр, тонналап йөзем җимешен чүплеккә чыгардылар, миллиардлаган шешәне ваттылар, кибетләрдә хәмер калмады... Халык эчүдән туктадымы?
Юк.

Бу очракта да, “кыскарту” базарга, болай да муеннан ашкан, контрафакт продукцияне китереп тутырачак, гомум бәяләрне күтәрәчәк... Нәтиҗәдә, булдыклыраклар көмешкә куярга кереп китәчәк, тәртипсезрәкләре – ялган аракы, йә булмаса, спирт кушылган көнкүреш сыеклыклары эчеп, кырылачак...

Иртәгә уч тутырып акча алып, үзен, гаиләсен туендыра алырлык муллыкка ышанычы булса, үзе дә эчмәс иде дә ул...

Юк шул.

Үзегезне саклагыз!

Әмир Исламов

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading