16+

Россиянең иң кунакчыл осталарын билгеләячәкләр

Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, туристлык өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү мөһим.

Россиянең иң кунакчыл осталарын билгеләячәкләр

Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, туристлык өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү мөһим.

13 ноябрьдә “Россия – мөмкинлекләр иле” дигән яңа проект – “Кунакчыллык осталары” бөтенроссия профессионаллар конкурсына старт бирелгән иде. Бәйгенең максаты – туризм өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыру, кадрлар белән тәэмин итү һәм профессионалларның мөмкинлекләрен арттыру.

Анда җиңүчеләр Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбендә укыячак. Финалга чыгучылар “Роза Хутор” тау чаңгысы курорты, “Красная Поляна” курорт бистәсе, “Херсонес Таврический” музей комплексы, “Сочи парк” күңел ачу паркында һәм башка шундый әйдәп баручы оешмалар һәм компанияләрдә стажировка үтә ала.

Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, туристлык өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү мөһим. Әлеге уңайдан республикада махсус бәйгеләр оештырылып тора. Хәзер исә Татарстан вәкилләре бөтенроссия буенча уза торган конкурста катнашырга җыена. Ул аларга белем һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк, ди Иванов.

Илкүләм кунакчыллык индустриясе союзы президенты Грант Бабасян Сергей Ивановның конкурста остаз буларак катнашачагын да әйтте. Конкурсантлар исә туризмның төрле юнәлешендә эшләүчеләр һәм шул һөнәрне үзләштерүче студентлар була ала.

Конкурсны ел саен үткәрә башларга җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X