16+

Россиянең ислам дөньясына «капкасы» - Татарстан

Казанда 20-21 майларда “Валдай” клубының Үзәк Азия конференциясе эшли. Әлеге чара “Россия һәм Үзәк Азия яңа дөнья каршылыклары алдында-бергәләшеп киләчәккә бару” темасы астында уза.

Россиянең ислам дөньясына «капкасы» - Татарстан

Казанда 20-21 майларда “Валдай” клубының Үзәк Азия конференциясе эшли. Әлеге чара “Россия һәм Үзәк Азия яңа дөнья каршылыклары алдында-бергәләшеп киләчәккә бару” темасы астында уза.

Конференциядә 16 илдән сәясәт, икътисад һәм социология белгечләре катнаша. Болар: Россия, Төркия, Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Франция һәм Эстония вәкилләре.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларны татар һәм рус телләрендә сәламләде. “Татарстан Үзәк Азия дәүләтләре белән элемтәләрне җайлау мәйданы булып тора”,-дип, басым ясап әйтте ул. 2021 елның апрелендә Казанда Евразиянең хөкүмәтара советы утырышы узган. Июньдә Казанда 9 нчы Евразия хезмәттәшлеге халыкара конгрессы булачак. Сентябрьдә Казан БДБ илләренең Беренче Уенын кабул итәргә планлаштыра. 2022 елда Татарстан башкаласы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен кабул итәчәк. 

- Татарстан “Россия-ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркемендә актив катнаша. Аның эшчәнлеге Россиянең мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытуга, мәдәниятләрнең һәм цивилизацияләрнең үзара мөнәсәбәтләре өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштыруга, дини һәм этник нигездә барлыкка килгән кризисларны һәм низагларны бетерүгә юнәлтелгән. Илебез Президенты Владимир Путин кушуы буенча мин әлеге вәкаләтле органны җитәклим, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Республика әйдаманы көчле икътисады һәм милләтара дуслыгы белән Татарстанның Россиядәге алдынгы төбәкләрнең берсе булганлыгын әйтте. 

- Татарстан, Россия кебек үк, күп милләтле,- дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.- Теге яки бу халык тарафыннан тарихның озын чорында тупланган кыйммәтләр барлык халыклар мәдәниятенең гомүм кыйммәтенә әверелә. Һәр этносның югары рухи кыйбласын саклау, уңышларны күбәйтү, телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау мөһим. Бҗу җәмгыятьнең үсеше нигезе.

“Валдай” клубы Фонды советы рәисе Андрей Быстрицкий да Татарстанның икътисади үсештә булганлыгын, элек-электән Казанның Европа белән Азияне бәйләгәнлеген әйтеп үтте. Россия тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко конференциягә Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламен тапшырды.

- Геополитик уенчылар Үзәк Азиягә игътибар юнәлтәләр. Без Азиядән китәргә җыенмыйбыз һәм китмәячәкбез дә. Россия Үзәк Азиягә 50 миллиард АКШ доллары бәяләрендә инвестицияләр кертте. Азиядә Россиянең 10 мең предприятиесе һәм уртак предприятиесе эшли. Россиядә Азия дәүләтләреннән 160 меңнән артык студент укый, безнең үзара хезмәттәшлек юнәлешләре күп, - диде Андрей Руденко.

“Россия тимер юллары” җәмгыятенең чит илләр проектлары һәм халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Антон Козлов тарихка күз ташлап, Казанның Идел елгасы буйлап та чит илләр белән сәүдә иткәнлеге искә төшерде. 

- Үзәк Азия белән сәүдә багъланышларныда тимер юлларны да актив файдалану зарур. Әфганстанда тимер юллар төзү, “Кытай-Кыргызстан-Үзбәкстан” тимер юлында катнашу планнары бар. Товар әйләнешләрендә “кара аккошны” калдырып, инде өметле һәм колачлы “яшел аккош”ка күчәргә кирәк,-диде Антон Козлов.
 Казахстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ерлан Карин белән Үзәк Азия тикшеренүләре халыкара институты директоры урынбасары Бәхтияр Мустафаев та корновирус пандемиясенең үзара багъланышларга сизелерлек тоткарлык ясаганлыгын, шушылай турыдан-туры очрашып сөйләшә башлауларга шат булганлыкларын, хезмәттәшлекне җанландырырга кирәклеген әйттеләр. 

Конференциядә сәясәт, икътисад, экология, наркотикларга һәм террорга каршы көрәш, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм хезмәт базары мәсьәләрендә фикер алышу бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading