16+

«Россиянең мактаулы доноры» Габдрахман Галимов: «Икешәр стакан кан биргән чаклар да булды»

Балтач районының Карадуган авы­лына газета укучыларыбыз белән очрашуга баргач, Габдрахман Галимов урамнарына вак таш җәелүен әйтеп, газета аша юл салучыларга рәхмәт җиткерүебезне үтенде.

«Россиянең мактаулы доноры» Габдрахман Галимов: «Икешәр стакан кан биргән чаклар да булды»

Балтач районының Карадуган авы­лына газета укучыларыбыз белән очрашуга баргач, Габдрахман Галимов урамнарына вак таш җәелүен әйтеп, газета аша юл салучыларга рәхмәт җиткерүебезне үтенде.

– Элек урамыбызга машина белән кереп булмый иде. Язын-көзен бигрәк тә авыр, машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмады. Таш җәелгәннән бирле, урамнан көненә ике тапкыр әйләнеп кайтам. Урамда йөрү рәхәт хәзер. Мәчет урамы пенсионерлары исеменнән юл салучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Исән-сау эшләп йөрсеннәр, – диде ул.

Габдрахман абый Галимовның түшенә кадап куйган «Россиянең мактау­лы доноры» күкрәк билгесе турында да сорашмый калмадык. Почетлы донор 58 тапкыр кан тапшырган.

– Иң беренче тапкыр канны 1963 елда – 23 яшемдә тапшырдым. Ул вакытта без Арчада тракторчылыкка укый идек. Бер көнне тезеп бастырдылар да, тиз арада кан кирәк, кайсыгыз бара, дип сорадылар. Унлап егетне йөк машинасына төяп алып киттеләр. Шуннан бирле елына берничә тапкыр кан бирә башладым. Икешәр стакан кан биргән чаклар да булды. Соңгы тапкыр 1999 елда тапшырдым. Ике тапкыр СССРның, бер тапкыр Россиянең почетлы доноры булдым. Кан биргән саен, кемгәдер ярдәм итә алуымнан күңелдә канәгатьлек хисе барлыкка килә иде, – ди ул.

Габдрахман Галимов авылның алыштыргысыз биючесе дә икән әле. 77 яшендә булса да, әле дә сәхнәдә.

– Бала вакыттан бирле биергә яратам. Ата-аналар җыелышында гел биеттеләр. Яшь чакта бии-бии аяк табаным да кабарып чыга иде. Элек эшләр беткәч, кичен су буена, капка төпләренә кичке уеннарга җыелып, күнел ача идек. Эх, рәхәт, җилле, биеп арыган чаклар булган ул. Сәхнәдә кул чабып каршы алгач, кул чабып озатып калгач, әйбәт биимдер инде, – дип сөйли шаян телле укучыбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading