16+

Россиянең яңа хөкүмәт министрлары билгеле булды

Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда илнең яңа премьер-министры Михаил Мишустин Россия хөкүмәтенең яңа составын игълан итте. Яңа түрәләр арасында татарлар да бар.

Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда илнең яңа премьер-министры Михаил Мишустин Россия хөкүмәтенең яңа составын игълан итте. Яңа түрәләр арасында татарлар да бар.

Россия хөкүмәтенең яңа составында 12 министр үз урыннарын саклап калды. Тугыз вице-премьер вазифасы булдырылган.

Михаил Мишустинның беренче урынбасары булып Президентның элеккеге ярдәмчесе Андрей Белоусов билгеләнгән. Яңа вице-премьерлар булып Дмитрий Григоренко, Алексей Оверчук, Викторя Абрамченко, Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан өчен яхшы таныш, республиканың элеккеге төзелеш министры, аннан Мәскәү мэры урынбасары булып эшләгән Марат Хөснуллин билгеләнгән. Элеккеге составтан шул ук вазифада Татьяна Голикова, Юрий Трутнев һәм Юрий Борисов калган.

Сергей Лавров, Владимир Колокольцев, Сергей Шойгу, Евгений Дитрих, Денис Мантуров, Александр Новак, Дмитрий Кобылкин, Евгений Зиничев, Антон Силуанов, Дмитрий Патрушев бу составта да элек җитәкләгән министрлыкларның башлыклары булып калган. Яңа министрлар булып Олег Матыцин (спорт), Константин Чуйченко (юстиция), Максим Решетников (икътисадый үсеш), Ольга Любимова (мәдәният), Сергей Кравцов (мәгърифәт), Валерий Фальков (фән һәм мәгариф), Михаил Мурашко (сәламәтлек саклау). Антон Котяков (хезмәт һәм социаль яклау), Александр Козлов (Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү), Максут Шадаев (элемтә) билгеләнгән.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading