16+

Роза куакларын кышка саклауга әзерләгәндә бакчачыларның 7 ХАТАСЫ

Әлеге хаталарны кабатламаска тырышыгыз.

Әлеге хаталарны кабатламаска тырышыгыз.

1. Ашыгу. Беренче суыклар әле роза куагын каплап кую өчен сәбәп түгел. Роза суыкка бик чыдам, 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерәләр.

2. Роза ботакларын сентябрь уртасында ук бөгәргә кирәк, бу эшне ноябрьгә калдырсаң, суыкта алар тиз сыначак.

3. Куакны табигый бау яки җеп белән бәйләү. Мондый җеп дымны тиз сеңдерә һәм чери. Җеп урынына шпагат кулланыгыз.

4. Куак төпләренә юеш субстрат өю. Ул коры булырга тиеш. Иң яхшы субстрат – компост, ком белән торф катнашмасы.

5. Куак төбенә яфрак өю. Аларда, гадәттә, инфекция була.

6. Куакларны коры җиргә бөгеп кую. Аны калын пенопласт яки пластик шешәләр өстенә куегыз.

7. Чиләк белән каплау. Ул суыкны үзенә тартып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X