16+

Рәшит Сабиров «Салават күпере»ндә яшәүчеләрне этләргә тиңләде

– Безгә оят. Аның урам исемен Казанның нәкъ читендә, этләр генә йөри торган җиргә бирделәр. Авзалова исемендәге урам – этләр, кыр куяннары чабып йөри торган җирдә, – диде Рәшит Сабиров.

Рәшит Сабиров «Салават күпере»ндә яшәүчеләрне этләргә тиңләде

– Безгә оят. Аның урам исемен Казанның нәкъ читендә, этләр генә йөри торган җиргә бирделәр. Авзалова исемендәге урам – этләр, кыр куяннары чабып йөри торган җирдә, – диде Рәшит Сабиров.

Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылу тантанасында нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров ялкынлы чыгышы вакытында Казанның “Салват күпере” торак комплексында яшәүчеләрне рәнҗетерлек сүзләр әйтеп ычкындырды.

– Безгә оят. Аның урам исемен Казанның нәкъ читендә, этләр генә йөри торган җиргә бирделәр. Авзалова исемендәге урам – этләр, кыр куяннары чабып йөри торган җирдә, – диде Рәшит Сабиров.

Бу сүзләр Казанның Киров районында урнашкан торак комплексында яшәүче халыкны рәнҗетергә мөмкин. Чөнки җырчы исеме бирелгән урам “Салават күпере” комплексында урнашкан һәм анда бүген меңләгән халык яши.

– Без кыр куянымы, әллә этме? – дип фикерен белдерде бу уңайдан шул урамга терәлеп торган йортта яшәүче “ШК” хәбәрчесе Фәрит Салихов. – Безнең торак комплекста бүген 10 йортта инде тормыш кайный, тагын уннан артык йорт төзелеп килә. Ә Әлфия Авзалова урамы - шул комплекста иң зур һәм төзек урамнарның берсе. Анда бер генә кыр куяны да, бәйсез эт тә күргәнем юк. Безнең дә легендар җырчы исемен йөрткән урамда яшәвебез белән горурланасы килә.
Рәшит Сабировның чыгышыннан соң “Салават күпере” торак комплексының социаль челтәрдәге рәсми төркеме дә үз фикерен җиткерде.

– Безнең Президент районында мөгаллимнәр, табиблар, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, дәүләт оешмасы хезмәткәрләре яши. Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезгә безнең халыкны хурларга кем хокук бирде? Монда кешеләр яши. Әгәр дә Әлфия Авзалова исеме язылган элмә тактаның урыны ошамый икән, шәһәрнең махсус комиссиясенә мөрәҗәгать итегез. Ә безнең халыкны хурламагыз, – диелә хәбәрдә.

Инстаграмда фикер калдыручылар арасында:

“Җәмгыять өчен кирәкле эшчеләрнең, урам тулы балаларның, ветераннарның, ятимнәрнең үзенең исеме белән йөртелүче урамдагы йортларда яшәүләрен белсә, Әлфия апа бик сөенер иде!"

"Эт" урамында яшәүчеләр сездән күпкә өстен, хөрмәткә лаек!!!”;

“Мин-эт түгел!  Гаиләм эт токымыннан түгел! Мин - күренекле галим,укытучы,мәгрифәтче - Р.Фәхретдиннең 5 буын туганы! Ишетсен колагыгыз! Р.Фәхретдин урамы Казанның бер читенә бирелде! Анда яшәүче халыкны этләр белән тиңләмәделәр, тиңләмиячәкләр! Филармония бакчасына һәйкәл куелса, халык сокланып карап, искә төшерерләр иде. Салават күперендә яшәүче халыкны мыскыл итмәгез! Сезнең моңа хакыгыз юк!”;

“Кемнәр бу кешене хуплый, сез ни әйткәнегезне уйлыйсызмы бераз? Салават күперендә кешеләр яши, сезнен балаларыгызга белем бирүче укытучылар, хастаханәдә терелтүче хирурглар, угрылардан саклаучы хезмәткәрләр.... Миңа оят бу адәм өчен. Аңа зиратта кабергә басып кычкырганчы, Салават куперенә барып анда яшәүчелярдән гафу үтенергә кирәк”, – диючеләр дә бар.

Исегезгә төшерәбез, бүген легендар җырчыга ул җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында һәйкәл ачылды.

Вәли Рәшитов

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading