16+

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Самра Сабир кызы Бикмиеваның өендә булды. Республика лидеры ветеранны туган көне белән котлады – бүген, 5 майда, аңа нәкъ 100 яшь тулды. Самра Сабир кызы Казанда яши.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Самра Сабир кызы Бикмиеваның өендә булды. Республика лидеры ветеранны туган көне белән котлады – бүген, 5 майда, аңа нәкъ 100 яшь тулды. Самра Сабир кызы Казанда яши.

Самра Сабир кызы Бикмиева 1921 елның 5 маенда ТАССРның Буа районы Килдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның июлендә ул Казан акушерлык мәктәбен тәмамлый, ә август аенда шәфкать туташы буларак Казанның хәрби госпиталенә мобилизацияләнә. Самра Сабир кызы сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнаша һәм бөтен сугышны уза.

1943-1945 елларда ул 1 нче Белорус фронтының 61 нче армиясенең медицина көчәйтүенең 86 нчы аерым ротасы кече лейтенанты исемендә операция шәфкать туташы булып хезмәт итә, аның составында Белоруссия, Литва, Латвия, Польшаны уза һәм Германиягә барып җитә.

С.С. Бикмиева – 1945 елның маенда Рейхстагны күрә. Германиядә, Потсдамда хезмәт итә. Ике ел Венгриядә һәм Румыниядә үткәрә. 1950 елда гына Казанга әйләнеп кайта һәм 3 нче бала тудыру йортына акушерка булып урнаша. 1952 елда Самра Сабир кызы өлкән шәфкать туташы булып Казан хәрби госпиталенең 361 нче йогышлы авырулар бүлегенә күчә, аннан 1985 елда лаеклы ялга чыга. С.С. Бикмиева «Почет билгесе», II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Бүген Рөстәм Миңнеханов ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм аңа сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләде. Ветеран өчен үзенчәлекле котлау сүзләре белән Росгвардия Казан полкы хәрби оркестры музыкантлары чыгыш ясады – оркестр ветеран яши торган күп фатирлы йорт ишегалдында уйнады. Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата йөрде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading