Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: "Безгә күбрәк эшләргә кирәк!"

«Республика соңгы елларда РФ лидерларының берсе булып тора, әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, безгә күбрәк эшләргә кирәк. Без бер команда булып эшли торган кешеләр. Без Татарстанда яшәү сыйфатын, икътисади потенциалны арттыру өчен мандат алырга тиеш. Без алга барачакбыз», - ди Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе үз эченә мәгарифне үстерү, республика халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген арттыру бурычларын алачак. Бу хакта ышанычлы затлар белән очрашуда ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Планнар турында сөйләүнең мәгънәсе юк. Стратегия-2030 буенча безнең бурыч аңлашыла. Икътисад үсеше хисабына без республикабызны үстерәчәкбез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрәчәкбез. Иң төп бурыч - сыйфатлы белем бирү, гражданнарыбызның сәламәтлеге, киләчәк перспективасы. Бу мәсьәләләр бик мөһим», - диде ул.

ТР Президентына кандидат инфраструктура, социаль-мәдәни өлкә, транспорт челтәре, Татарстан торак пунктлары, сәнәгать предприятиеләре проектларын үстерү өлешендә төп эшләрне билгеләү өчен республика буенча бик күп сәфәрләр планлаштырган.

«Республика соңгы елларда РФ лидерларының берсе булып тора, әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, безгә күбрәк эшләргә кирәк. Без бер команда булып эшли торган кешеләр. Без Татарстанда яшәү сыйфатын, икътисади потенциалны арттыру өчен мандат алырга тиеш. Без алга барачакбыз», - диде ул.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда яшьләр үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен бөтен шартларны булдырырга кушты. «Яшьләргә уңайлы булырга, аларның моннан китәргә теләге булмаска тиеш. Укырга китсәләр дә, аннан кире кайтсыннар. Хәер, мин беркайчан да: «китмәгез», - дип әйтмим. Әмма безнең бурыч - аннары алар әйләнеп кайтырлык итү», - диде ул.

Хәзер Татарстанда спорт һәм күңел ачу-ял итү объектларына зур игътибар бирелә. Быел дүрт футбол манежы төзеләчәк — икесе Казанда, берәр -  Чаллы һәм Түбән Камада. Моннан тыш, Миллениум күпере астында экстрим-парк ачылачак. Бөтен республика буенча күп санлы парклар һәм скверлар төзекләндерелә.

«Безнең планнарыбыз зур — спорт-техник үзәге булдыру. Без бит инженер һәм индустриаль республика. Яшьләргә техник спорт төрләре, түгәрәкләрдә самолетлар һәм автомобиль модельләре белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки мондый күнекмәләрне югары уку йортында алу кыен», — дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов бүген ышанычлы затлар белән очрашу уздыра. Исемлеккә Татарстан үсешенә өлеш керткән 23 кеше кергән. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: