16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бүген һөнәри кадрларга ихтыяҗ зур»

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш республика халкында уңай фикерләр уята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SIYUM Халыкара архитектура һәм дизайн инвестицион форумында катнашучылар белән очрашуда әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: «Бүген һөнәри кадрларга ихтыяҗ зур»

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш республика халкында уңай фикерләр уята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SIYUM Халыкара архитектура һәм дизайн инвестицион форумында катнашучылар белән очрашуда әйтте.

Форум  бүген Казанда «Корстон» КСККда башланып китте. Чарада Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень да катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге.

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень архитектура һәм дизайн өлкәсендә төрле технологияләр куелган күргәзмәне карап чыктылар, анда Татарстанда профильле белгечләр әзерләү турында мәгълүмат, яшь архитекторлар проектлары да бар иде.

Форсайт-сессиядә форум кунакларына сигез тәкъдир итү әзерләнгән иде, шулардан: дизайн индустриясен үстерү, шәһәрләр үсешенә идарә, тарихи мирасны үстерү, һөнәри бергәлекләр һәм башкалар.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара, кешеләрдә уңайлы киңлекләрдә: паркларда, скверларда, алга киткән шәһәр тирәлегендә булу теләге туа.

«Ун ел элек без бу максатлар турында уйламый да идек әле. Соңгы елларда Татарстан башкаласы бик нык үзгәрә. 2005 елда без Казанның 1000 еллыгын билгеләп үттек. Шуның алдыннан бик күп эшләр башкардык. Әмма барлык хәл ителешләр дә дөрес булып чыкмаган. Бу махсус түгел, мөгаен, белеп бетермәүдән киләдер. Бүген күп кенә мәсьәләләргә башка төрле караш бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, җәмәгать киңлекләрен һәм ишегаллары территорияләрен үстерү темасы бик мөһим. «Халык барлык үзгәрешләр турында да уңай фикердә: бу – яр буйларын реконструкцияләү, паркларны төзекләндерү. Без чит илләр партнеларының тәҗрибәсен актив җәлеп итәргә, Россиядә тупланган тәҗрибәне өйрәнергә тиеш. Бүген һөнәри кадрларга ихтыяҗ зур. Без яшь белгечләр плеядасы барлыкка килгәнне күрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень үз чиратында искәрткәнчә, Владимир Путин үзенең Федераль Собраниегә юлламасында тармак алдында җитди бурычлар куйды –  гражданнарның торак шартларын яхшырту бурычы: ел саен 3,1 миллионнан 5 миллионга кадәр гаилә өчен торак төзү.

SIYUM форумы 11 мартка кадәр барачак.  

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading